erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда торак төзелеше планының яртысына якыны үтәлгән

Татарстанда 2026 елга каралган торакны файдалануга тапшыру планының 47 проценты үтәлгән. Хәзерге вакытта республикада 1 млн 494 мең квадрат метрдан артык торак төзелеп тапшырылган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Премьер-министр Алексей Песошин һәм Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Коммерцияле төзелеш өлкәсендә планның 45 проценты үтәлгән: гомуми мәйданы 467 мең квадрат метр булган 56 күпфатирлы йорт куллануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы 33 процентка башкарылган — 108 йортның 9ы төзелеп беткән (49 мең кв. метрдан артык). Шәхси торак төзелеше сегментында 978 мең кв. метр мәйдан тапшырылган, бу планның 49 процентына туры килә.

Аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү дәвам итә. Быел ятим балалар өчен 641 фатир бирү каралган, шулай ук федераль финанслау җәлеп итеп, тагын 49 фатир сатып алу өчен аукцион әзерләнә. Күпбалалы гаиләләр (5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләр) өчен каралган 23 сертификат тулысынча тапшырылган.

Социаль-мәдәни объектлар һәм инфраструктура төзелеше дә параллель рәвештә алып барыла. Торак төзелешенә ярдәм итү программасы буенча 14 объектка контрактларны май аенда төзү планлаштырыла.

Мәгариф өлкәсендә 7 мәктәп төзелеше каралган, шуларның берсе Казанда 24 апрельгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Гомуми әзерлек дәрәҗәсе – 29 процент. Балалар бакчалары буенча эшләр 37 процентка башкарылган.

Сәламәтлек саклау тармагында Казанда кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше дәвам итә, объектның әзерлеге 31 процент тәшкил итә.

Спорт өлкәсендә 14 объект төзелә: универсаль мәйданчыклар һәм футбол манежлары – 7 процент, футбол үсеше үзәге – 67 процент, ә өч боз аренасы – 8 процентка әзер.

Мәдәният өлкәсендә 7 объектта эш бара, күпфункцияле үзәкләр 49 процентка әзер. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында төзелә торган дүрт балалар сәнгать мәктәбе 12 процент дәрәҗәсендә.

Башка республика программалары буенча 27 объект төзү планлаштырыла. Башкарма комитет биналарының әзерлеге – 30 процент (20 объект), халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары да шул ук дәрәҗәдә (5 объект).

2026 елда 51 иҗтимагый территорияне төзекләндерү каралган. Хәзер инде контрактлар төзелгән, эшләр Яшел Үзән районында башланган.

Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү юнәлешендә дә эшләр бара. Федераль программалар кысаларында 9 объект («Авыл территорияләренең хәзерге йөзе») һәм 17 инфраструктура объекты гамәлгә ашырыла.

Чистарту корылмаларын яңарту әзерлеге әлегә 3 процент, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү – 13 процент, ә авыл проектлары буенча – 4 процент тәшкил итә.

Шулай ук 1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башланды. «Чиста төзелеш» акциясе кысаларында төзелеш мәйданчыкларын чистарту, чүп-чарны вакытында чыгару һәм санитар таләпләрне үтәү максаты куела.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре