«Татмедиа» — төбәк MAX‑каналлары лидеры
«Татмедиа» медиахолдингының MAX-каналы MAX мессенджерының төбәк сегментында югары нәтиҗәләр күрсәтә, берьюлы берничә төп рейтингта алдынгы урыннарны алып тора.
Каналның уңышы New Media телеграм-каналында бастырылган MaxDash аналитик сервисы мәгълүматлары белән раслана.
Тикшеренү нигезендә, «Татмедиа» 645 балл җыеп, төбәк телеканаллары арасында цитаталар индексы буенча абсолют лидер булды. Бу күрсәткеч якындагы көндәшләрен шактый узып китә: икенче урында - 357 балл белән ГТРК «Южный Урал»(Чиләбе) , өчлекне 284 балл белән ГТРК «Кубань» (Краснодар) йомгаклый.
Моннан тыш, республика холдингы «канал авырлыгы» буенча рейтингта беренче урынны алды. «Татмедиа» ның йомгаклау нәтиҗәсе 18 750 балл тәшкил итте
Татарстанның тагын бер вәкиле — «ТНВ Татарча» каналы да төбәктә аудиториянең югары дәрәҗәдә катнашуын күрсәтте, ул икенче урынны алды.
Хәзерге вакытта «Татмедиа» MAX-каналы яңа iPhone 17 Pro уенын үткәрә. Конкурста каналның барлык язылучылары да катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев