erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татнефть» Ливиядә яңа нефть ятмалары тапкан

«Татнефть»нең Ливия филиалы яңа нефть ятмалары тапкан. Бу хакта Ливиянең Илкүләм нефть корпорациясе (NOC) хәбәр итә.

Разведка скважинасы Триполидан көньяктарак 330 км ераклыкта урнашкан. Ул 8,5 мең фут тирәнлектә (якынча 2,6 мең метр) борауланган. Дебит тәүлегенә 1870 баррель тәшкил итә.

«Татнефть» NOC белән уртак проект операторы буларак скважинаны бораулаган. Аның 89,5 проценты Ливия компаниясенеке, 10,5 проценты Россиянеке булып тора.

Бу компаниянең Гадамис районындагы участогында геологик разведка эшләре барышында (82/4 блогы) өченче ачышы.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Татнефть» Ливия нефть базарына чыккан беренче Россия компаниясе булды. Компаниянең Ливия филиалы Триполида 2005 елның июнендә теркәлгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2005 елның октябрендә «Татнефть» NOC игълан иткән икенче ачык халыкара тендер кысаларында Гадамис районында (82/4 блогы) нефть блогын эшләүгә концессия алды. Өченче халыкара тендер барышында 2006 елның декабрендә компания Гадамис һәм Сирт бассейннарында тагын өч нефть блогына хокук отты. Контракт участокларының гомуми мәйданы 18 мең квадрат километр тәшкил итә.

2014 елдан Ливиядә проект буенча эшләр хәрби хәрәкәтләр беткәнче һәм сәяси хәл тотрыкланганчы туктатылды. 2021 елның октябрендә «Татнефть» хәбәр иткәнчә, компания Ливиягә кайткан һәм илдәге вазгыять нормальләшүе белән бәйле рәвештә геологик разведка проектларын гамәлгә ашыра башлаган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatneft-liviyada-yana-neft-yatmalary-tapkan-5870846

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев