erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Уфада халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе уза

28 февральдә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында драматург, Башкортстан Республикасының халык шагыйре, Г.Сәләм исемендәге Республика премиясе лауреаты, Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Театрның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Әнгам Атнабаевны искә алу кичәсенә шагыйрьләр һәм язучылар, мәдәният эшлеклеләре, шагыйрьнең якыннары һәм якташлары, аның иҗатын яратучылар җыелачак. Театр фойесында Әнгам Атнабаевның кече Ватанындагы мәктәп музее фондларында сакланучы экспонатларны үз эченә алган күргәзмә оештырылачак.

Театральләштерелгән музыкаль кичәдә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, Уфаның «Нур» татар дәүләт театры артистлары катнашыр дип көтелә. Шулай ук Тәтешле районыннан килгән һәвәскәр артистлар чыгыш ясаячак. Сәхнәдә Әнгам Атнабаевның шигырьләре, шагыйрь сүзләренә Рим ХәсәновЮлай ҮзәнбаевИлдар Гомәров һ.б. композиторлар иҗат иткән җырлар яңгыраячак, спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ufada-xalyk-sagyire-angam-atnabaevnyn-tuuyna-95-el-tuluga-bagyslangan-iska-alu-kicase-uza-5867604

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев