Халык синоптигы: “Әбиләр чуагы озакка сузылачак”
Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев бүгеннән Татарстанга җылылар кайта, ди.
– Соңгы сөйләшкәндә 20 августтан җылы көннәр кабат башлана дигән идем. Шөкер, һава торышы әкренләп көйләнеп килә. Әмма ара-тирә яңгырларсыз да булмас. Быел яңгырлар бик җылы булды, – ди ул. – Әле менә сез шалтыратканда печән чабып ята идем. Икенче катка инде бу. Яңгырларның файдасы булган, печән бик куе.
Әмир абый сентябрьнең 14 еннән соң әбиләр чуагы киләчәк, ди. Ул октябрь башына кадәр сузылып көннәр матур торачак.
Гөлгенә Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев