erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыеннарга чакырылган запастагы хәрбиләрне махсус хәрби операциягә җибәрмәячәкләр

2023 елда җыеннарга чакырылган запастагы хәрби хезмәткәрләрне махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрмәячәкләр. Бу хакта «Интерфакс»ка Дәүләт Думасының оборона комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов сөйләде.

«Әлбәттә, алар берничек тә махсус хәрби операция зонасына эләкми, бу үзара бәйле әйберләр түгел», - дип җавап бирде ул. Сәясәтче искәрткәнчә, Россиядә планлаштырылган хәрби җыеннар ел саен уздырыла, шуңа күрә резервчылар «киләләр, тиешле вакыт шөгыльләнәләр һәм гаиләләренә, үз эш урыннарына кайта».

Искәртик, 10 майда РФ Президенты Владимир Путин 2023 елда запастагы гражданнарны хәрби җыеннарга чакыру турында карарны имзалады. Сүз Кораллы көчләр, Илкүләм гвардия, дәүләтне саклау органнары һәм Федераль иминлек хезмәтенә җыеннар турында бара. Җыеннарга чакырылган кешеләрнең төгәл саны аныкланмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия законы нигезендә, резервтагы хәрби хезмәткәрләр өчен җыеннарның максималь дәвамлылыгы гадәттә ике ай тәшкил итә. Гадәттә аларга повесткалар елына бер тапкыр җибәрелә. Шул ук вакытта запаста булу вакытында граждан хезмәттә 12 айдан да артык булмаска тиеш.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X