erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Язмышлар...

Кичерә алсаң, кичер (повестьның дәвамы)

Мәгъмүрәне дә аңларга була – бала үлгәнче бала инде ул. Күпне кичерде хатын...

Беренче кисәк

Икенче кисәк

Халык дошманы, дип ирен биш елга төрмәгә утырттылар. Бер елдан шунда үлде дә. Алып кайтып җирли дә алмадылар. Кайда күмелгәнен дә белмиләр. Ике улы сугышта һәлак булды. Габдрахманы исән-сау кайтты кайтуын, тик... Яу кырында ятып кына калган булса, ичмасам. Кайтуына үзен колхоз председателе итеп куйдылар. Халык аңа ышаныч белдерде, ул гына акламады. Чөнки сугышка кадәрге йомшак характерлы, кешеләргә ярдәм итәргә әзер торучы, киң күңелле егеттә бу сыйфатларның бөртеге дә калмаган иде. “Сугыш шулай кырысландырды. Үзе барып карамаган кеше нәрсә икәнен аңламый аның”, – дияргә ярата иде ул. Алай дисәң, сугышта булганнар авылда бер ул гына түгел, берсе дә хайванга (тьфү-тьфү, Ходай гафу итсен) әверелмәде. Авыл кешеләренә карата бик явыз кыланды шул Габдрахман. Әнисенә килеп әйтәләр, әмма Мәгъмүрә нишли ала? Авызын ачып берәр сүз әйтә башласа, аңа да күзенең агы белән бер генә карый. Мескен хатын урамга чыгып, авылдашлары күзенә күренергә ояла башлады. Ул күпме кызларның башына җитте. Зар елады, җанашларым. Тик каршы сүз дәшүче булмады. Ә менә Зифа үткен булып чыкты. Кулына балта алырлык дәрәҗәдә күрә алмаска кирәк бит кешене. 

Габдрахманы да әрәм булды. Өйләнмәде дә. Ул турыда әйткәч ямьсез тавышлар белән шаркылдап көлде генә. Кызларны бер генә кулланды да ташлады. Зифага өйләнгән булса, хатынлы да, балалы да, исән дә булыр иде. Шул үз башына кылангандыр инде. Башкача ни дисең. Мәгъмүрә генә бер ялгызы калды. Гаебе булмаса да, урамга чыгарга курка. Кача-поса гына кибеткә барып килә дә, кереп бикләнә. Барысы да бармак белән төртеп күрсәтә кебек тоелды аңа. 

Саймәне дә аңлый ул. Бердәнбер кызыңны төрмәгә алып китсеннәр инде. Хурлыгы гына ни тора. Анысына гына түзәр иде, кулында Зифасының имчәк баласы калды. Ай, бәхете булмады бу хатынның. Авылның иң чибәр кызы иде, югыйсә. Эш чибәрлектә түгел икән шул. Ирдән уңмады. Читтән кайткан кеше иде. Имеш, авылны күтәрә. Күтәрде, пычагым. Нәрсә кырды инде ул. Эшенең дә рәте булмады, Саймәне дә бәхетсез итте. Өйләнде дә, йөкле килеш калдырып авылдан чыгып качты. Бер марҗага йортка кереп район үзәгендә яши, дигән сүзләр генә ишетелде. Дөресме, юкмы, кем белгән. Район үзәгендә генә булса, берсе булмаса, икенчесе күрер иде. Ерак киткәндер ул. Башка хәбәр-хәтере булмады. Саймә кызын бер ялгызы үстерде. Үзе кебек чибәр булды ул. Егетләрнең хушларын яудырып йөрде. Әмма берсен дә якын китермәде. Габдрахман гына... Горур кызны кызык итәргә булган, күрәсең. Итте әнә. Үзен теге дөньяга озаттылар. Хай, Зифа балакаем, никләр шуның белән кулларыңны пычраттың? Балаң турында уйламагансың икән. Ниләр генә күрергә язгандыр инде сиңа. Ярдәм дә итә алмыйм биит. Саймә миннән кечкенә генә ярдәмне дә кабул итмәячәк. Әнә нинди нәфрәт тулы күзләре белән карады. Шундый уйлар белән Мәгъмүрә акрын гына өенә таба теркелдәде. 

Тормыш бер урында тукталып калмады, үз җаена дәвам итте. Кем өчендер ул җиңел узган кебек тоелды, кемнәрдер бәхет эчендә йөзде, икенчеләрен авырлыклар сагалап кына торды. Юк, зарланмады Саймә, колхозда да эшләде, оныгын да карады. Хәзер Габдрахман юк, яңа председатель тырыш, уңган бу хатынны рәнҗетмәде, бригадир да кырын карамады. Аларга рәхмәт йөзеннән хатын кая куйсалар, шунда чапты. Авылдашлары да аңа йөз белән борылды. Нәни Әминә дә авырып йөдәтмәде. Сау-сәламәт бала булды. Зифадан да сирәк булса да хәбәрләр килеп торды. Яшьлегенең гөлчәчәктәй иң матур чоры төрмәдә үтүенә генә йөрәге әрнеде, күңеле үрсәләнде Саймәнең. Ничекләр көннәрен үткәрә икән балакай, дип борчылды. 

Ничекләр үтсен? Төрмә төрмә инде ул. Бәхетенә, камерадагы хатыннар кызның хәлен аңлады. Бигрәк тә берни яшермичә дөресен сөйләп биргәннән соң карашлары үзгәрде. “Дөрес эшләгәнсең, сытарга кирәк андый адәм өммәтендә йөргән хәшәрәтләрне”, – диде иң өлкәне. Шул минуттан әле шыта гына башлаган, чәчәк атарга да өлгермәгән кыз баланы төрмә тормышы үз эченә суырып алды. Башкаларга ишетелмәсен дип башны мендәр астына тыгып елап үткәргән төннәрнең санын ук югалтты Зифа. Әнисен жәлләде, бигрәк тә кызын, Әминәсен сагынды. Баштарак сөте агып, күлмәген чылатып бетерсә, соңрак күкрәкләре катып калды, авыртуына түзә алмас хәлгә килде. Хәтта температурасы күтәрелеп аңын югалтыр хәлгә җитте. “Һай, балакаем, син рәхәтләнеп бер суырсаң, тәнгә генә түгел, җанга да рәхәт булып китәр иде”, – дип өзгәләнде ул. Әмма адәм баласы барысына да түзә. Ул авырлык та үтте. Берзаман сөте тәмам бетеп, күкрәкләре кечерәеп калды. Тик ул да яшь хатынга җиңеллек бирмәде. Ярый әле әнисеннән тегәргә өйрәнеп калды. Тегү цехына эләкте. Онытылыр өчен башын күтәрмичә эшләде дә эшләде. “Күкәй өстендә утырган тавык кебек син. Тиздән чебиләрең чыкмасын”, – дип көлделәр аннан. Ә беркөн ул юынганда көзгегә күз салды һәм чигәләрендә ак чәчләр барлыкка килгәнен күреп алды. Торган саен аларның саны арта гына барды. “Бу яшьтә чәчемә чал керсен инде, – диде ул үз-үзенә. – Ап-ак чәч белән кайтып керсәм, әни танымас та”. 

Шулай күз яшьләре, йокысыз төннәр, газаплы мизгелләр белән көн артыннан көн үтә торды. Дүрт ел булган инде. Шул дүрт елның бер генә көне, юк, бер мизгеле, Әминәсе турында уйламыйча үтте микән? Юктыр, мөгаен. “Яхшы эшләгән өчен берничә айдан чыгарулары да бар”, – дигәч, ул шул минуттан башлап һәр көнне санап үткәрә башлады. Тик... авылга ничек кайтырга? Аны анда ничек каршы алырлар? Авыл капкасыннан ук кертмәсәләр, нишләр? Кызы аны ничек кабул итәр? Тагын уйлар белән тулы йокысыз төннәр башланды.
Ә беркөнне ул Минзакир исемле бер кеше белән танышты. Хәер, күргәли иде инде ул аны. Болай якын итеп сөйләшкәннәре генә булмады. Минзакирның якын күреп, ягымлы итеп сөйләшүеннән рәхәт булып китте хатынга. Эчен бушатуын сизми дә калды. Дөрес, ни өчен утыруын яшерде. Ир дә артык төпченеп сорашмады. “Аңа минем тормышым кирәк идеме инде? Нәрсәгә бөтен серемне әйтеп бирдем?” – дип үзенә үзе аптырады Зифа соңыннан. Әмма шул очрашудан соң Минзакир юкка чыкты. Хатын да тынычлап калды, ник аның янында ачылып киткәненә үкенә башлады. Хәер, нәрсәгә үкенергә? Башка күрми бит инде ул аны. Ай бирде, кояш алды, дигәндәй, Аллаһы Тәгалә аңа бушанырга мөмкинлек бирде. Нәрсә диде әле Минзакир? “Кайгыларыңны бер капчыкка тутыр да, җилкәң аша арт ягыңа ташла. Шундый җиңел, рәхәт булып калачак”, – дидеме? Чыннан да, шулай эшләде бит Зифа. Алай җиңеләеп үк китмәсә дә, бераз булса да онытылып торды. 

Ниһаять, төрмәдән чыгар көне дә җитте. Биш ел сизелмичә дә үтеп китте, дисә, әлбәттә, ялган булачак. Ничек кенә сизелде әле, һәр көне, сәгате, минуты, секунды бугазны тырмап-тырмап төште дә йөрәк турысында туктап калды. Яшьлеге белән генә чыдады Зифа. Баласы хакына түзде. Югыйсә, әллә кайчан үзенә кул салган булыр иде. Нәрсә? Нинди уй килде әле аның башына? Юк-юк, беркайчан да ул хакта уйлаганы булмады. Үлеп, тагын теге хәерсез Габдрахман янына барыргамы? Бу дөньяда да ул аның җанын җитәрлек ашады инде. Яшәргә, баласы хакына яшәргә тиеш ул. Атасы юньсез булуда сабыйның ни гаебе бар? 

Шундый уйлар белән Зифа төрмә капкасына таба атлады. Әнә, ничә көн болытлы булып торганнан соң, күк йөзендә яктырып кояш та чыккан. Ул да күзләрне камаштырып хатынны сәламли. “Алда сине яңа тормыш көтә. Аның ничек үтәсе үз кулыңда”, дияргә теләгәндәй нурларын чәчә. Капкадан чыгуга Зифа моңа кадәр һава җитмәгәннән әлсерәгән яралы кош сыман җиңел сулап куйды, күзләрен кулы белән каплап, күктә бер ялгызы елмаеп торган кояш кызына карады.
– Зифа!
Үз исемен ишетүгә, ул кырт итеп артына борылып карады. Монда аны бер кеше дә белергә тиеш түгел. Кем булыр икән? Шунда аның күзе нәкъ күктәге кояш кебек елмаеп басып торган Минзакирга төште.
– Минзакир? Каян килеп чыктың? – диде хатын уңайсызланып кына аңа таба берничә адым ясап.
Егет исә кыюрак булып чыкты. Очып диярлек янына килде дә, кочагына алды. 
– Сине көттем, – диде хатынны тагын да ныграк күкрәгенә кысып. 
– Тукта, ә минем бүген чыгасымны каян белдең? – дип сорады Зифа ике кулын ирнең күкрәгенә терәп һәм шулай аны үзеннән читкә этәреп.
– Белмәдем. Көн саен көттем. Барыбер бер чыгачак идең бит. Әллә шунда калырга теләгән идеңме?
– Тьфү-тьфү, диген. Авызыңнан җил алсын,  – диде Зифа һәм акыллы кеше микән бу, дигәндәй, күтәрелеп Минзакирның йөзенә карады. Болай тилегә ошамаган. Акыллы кеше бөтенләй таныш булмаган хатынны шул гомер көтәр идеме? Аның чыкканына өч айдан артык бит инде.
– Нәрсә уйлаганыңны күзләреңнән үк күрәм, Зифа. Үз акылымда мин, борчылма. Ике ялгыз аккош, ике яраланган, ярасыннан кан саркып торган йөрәк бер-берсенә шул яраны төзәтергә ярдәм итәр дә, без дә башкалар кебек яши башларбыз, дип хыялландым. Мине төрмәгә алып киткәч, хатыным икенче кешегә кияүгә чыккан. Улым хәзер аны әтисе дип белә, аңа әти, дип дәшә. Әнием вафат булган. Төп нигездә мине кем һәм нәрсә көтә? Бергә тормыш корып җибәреп, дилбегәне бергә тартсак кына бу кырыс еллар турында оныта алачакбыз. Кызыңны үземнеке кебек кабул итәрмен. Әниеңне дә какмам. Барыгызны бергә Үзбәкстанга алып китәм. Анда минем туганнарым яши, – диде ир Зифага авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмичә.
– Тукта, Минзакир, тынычлан әле. Син миннән сорадыңмы соң? Мин ризамы?
– Ә синең башка юлың бармы, Зифа? Синең турыда уйлап калдым да инде мин биредә. Эшкә кердем, фатирда, кеше почмагында яшәдем. Синең иреккә чыгуыңны көттем. Чөнки төрмә ул синең кебек нечкә күңелле, йомшак затларны юкка чыгара, кыек юлдан җибәрә. Мин синең туры юлдан китүеңне телим. Чөнки синең күңелең чиста, матур, Зифа. Мин аны бер күрүдә аңладым.
– Ә мәхәббәт? Мәхәббәтсез яши алырбызмы соң, Минзакир?
– Мәхәббәт? Бармы соң ул, Зифа? – диде ир бер мәлгә тынып калып. – Беләсеңме, әйдә шулай сөйләшик. Бергә яшәп карыйк. Син бераз аякка бас. Балаң исәеп китсен. Әгәр шул арада яраткан кешеңне очратсаң, мин сине аның янына җибәрәм. Мәҗбүриләп үз янымда тотмаячакмын. Чөнки көчләп яраттырып булмый. Я, нәрсә дисең, Зифа?
Минзакир әйткәнчә, аның башка юлы бармы соң? Тәвәккәлләп карарга булды. Бәлки, ярата да башлар. Начар кешегә ошамаган. Үзенеке кебек, күңеле яхшы. 

Шулай уртак карарга килеп, Минзакир белән Зифа кайту ягына юл алды. Башта авылга, Зифаларга. Анда яшь ананы газиз әнисе белән төннәр буе төшләренә кереп йөдәткән сабые көтә. Көтәләр микән соң? Күптәннән хәбәрләре булмады. Әнисе ни хәлдә икән? Әминәсе? Әнисен күрергә теләмәсә? Ул вакытта нишләр? 
– Начар уйларыңны арт ягыңа ташла, Зифа. Яхшыны гына уйла, – диде Минзакир кисәк аны уйларыннан бүлеп.
– Ә син минем нәрсә уйлаганымны каян беләсең?
– Йөзең үк әйтеп тора. Ничек каршы алырлар, дип борчыласыңмы? Бар да яхшы булачак, әйтте диярсең. Күңелем сизә.  
Зифа авылдагы хәлне белү өчен юл уңаеннан район үзәгендә яшәгән Гандәлиф апайсына кереп чыгарга булды. 
– Һай, җаным, Зифа, балакаем, – дип каршы алды аны апасы һәм кочаклап күкрәгенә кысты.
– Апай, – дияргә генә өлгерде яшь хатын, шунда ук кычкырып елап та җибәрде.  
– Елама, сеңлем, елама, бар да артта калды инде, – диде Гандәлиф Зифаның битеннән күз яшьләрен сөртеп. 
Шунда аның күзе бераз читтәрәк басып торган иргә төште. Күз карашы буенча апасының Минзакирны күрүен хатын шунда ук аңлап алды.
– Минзакир исемле кеше була бу, апай. Күпкә алда иреккә чыкса да, мине көтеп торган. Бергә булыйк, балаңны үземнеке итеп үстерермен, ди. Кеше үтергән өчен төрмәдә утырган хатын тагын кемгә кирәк? Ә болай без бер-беребезне аңлыйбыз, – диде Зифа ир ишетмәсен өчен пышылдап.
– Ни өчен утырганыңны беләме?
– Юк, апай, белми. Әйтмәдем. Син дә ычкындырма, яме? 
– Һай, бала. Әйтергә кирәктер. Ялган барыбер бер килеп чыга ул. Чит кешедән түгел, үзеңнән ишетсә, яхшырак булыр.
– Ул белмәячәк, апай. Без авылга кайтмыйбыз. Син кайтып кызым белән әнине алып килә алмыйсыңмы? Без барыбыз бергә Үзбәкстан якларына, кеше белмәгән җирләргә китәргә карар кылдык. Анда Минзакирның туганнары яши икән. Искерәк кенә булса да өй дә алып куйганнар инде.
Бу сүзләрдән соң Гандәлиф уйга калды. Шактый гына дәшми торганнан соң, телгә килде.
– Бәлки, чыннан да, шулай яхшырак булыр, – диде. – Хәер, авылда да сиңа берәү дә ачу тотмый. Саймә Мәгъмүрә белән дә аралашып китте. Баланы бергә үстерәләр. Ул синең алда үзен бик гаепле саный. Габдрахман өчен ничекләр итеп кенә гафу үтенергә дә белми.
– Әни минем бу фикерне ничек кабул итәр, апай? Китәр микән безнең белән?
– Белмим шул. Ул да картайды, бетереште инде. Зифа кайтканчы гына исән булсам ярар иде, ди. Шул бер юанычы Әминә бар. Кызың бик матур. Галәмәт оста сөйләшә. Икесе бергә көн дә капка төбенә чыгып басып, сине көтәләр. Нишләп торасыз монда, дип сораучыга, әнием кайта, аны көтәбез, дип җавап бирә. 
Апасының бу сүзләрен әйткәндә Зифа елый-елый тыңлады. Тизрәк әнисен, кызын күрәсе килде.
– Ярый, апай, без юлга кузгалыйк. Караңгыга кадәр кайтып калырга кирәк, – диде ул апасына күтәрелеп карап… (дәвамы бар)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев