Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәү корбаннары саны 1000 кешедән артып киткән
Соңгы мәгълүматларга караганда, иң көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә Төркиядә һәм Сүриядә 1000 нән артык кеше һәлак булган. Җир тетрәү магнитудасы 7,7 гә җиткән.
Төркиянең көньяк-көнчыгышында көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә 1 000 нән артык кеше үлгән һәм тагын берничә мең кеше җәрәхәтләнгән. Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган белдергәнчә, корбаннар саны буенча мәгьлүматлар килә тора, ахыр чиктә аның күпме булуын әйтүе кыен, чөнки коткару эшләре һәм хәрәбәләрне сүтү дәвам итә, дип билгеләп үтте Эрдоган. Сүриядә, соңгы мәгълүматларга караганда, 248 кеше һәлак булган һәм 700 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә SANA агентлыгы.
Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәү аркасында меңләгән йортлар һәм биналар җимерелгән, кешеләр хәрәбәләр астында калган. Эрдоган сүзләренчә, Төркиядә генә дә 3000гә якын корылма җимерелгән. Моннан тыш, инфраструктура объектларына, аерым алганда, шоссе һәм юлларга зыян килгән. Төркиянең көньяк һәм көньяк-көнчыгыш провинцияләрендә (Латакия, Алеппо, Хама һәм тарту) җир тетрәү сизелгән һәм биналар җимерелгән. Төркиядә Газиантептагы тарихи сарай зыян күргән, дип яза Рейтер агентлыгы.
Җир тетрәү магнитудасы 7,7 тәшкил иткән. Эрдоган билгеләп үткәнчә, бу 1939 елдан бирле Төркиядә иң көчле җир тетрәү. Җир тетрәү иртәнге 04:17 сәгатьтә Газиантеп шәһәре янындагы Кахраманмараш провинциясендәге Пазарҗык районында башланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев