Хуҗалыкларда кыр эшләре тәмамланып килә. “Һава торышы туфрак эшкәртү өчен уңай тора, тагын бер атна эшләргә була әле”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. Шул ук вакытта техника ремонтлыйсы, запас частьлар, ашламалар аласы бар. Боларның барысы өчен дә акча кирәк. Ә көн саен акча китерә торган тармак – терлекчелек, аның да әле сөтчелек өлеше.