erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үги ана суд каршына баскан

Ятим балаларны чит гаиләгә тапшыру алар язмышы игелекле кулларда дигәнне аңлатмый. Еш кына үксезләрнең кыерсыту-кимсетүләр күреп, хәтта рәхимсезлеккә дучар ителеп яшәве дә ачыклана. Ошбу мескеннәрне уллыкка яисә опекага алган затларның явыз гамәлләре җинаять дип табылган очраклар да бар. Бу көннәрдә Татарстанның Буа шәһәр судында шундый җинаять эшләренең берсе карала.

1964 елгы Лира Кошелева 2006 елдан бирле ятимнәрне кабул итә. Үзенең өч улы өстенә ул тагын абыйлы-энеле Егоровларны ала. Алар үсеп чыгып китә, Лира Әнвәр кызының үз уллары да әйбәт кенә яши.
2014 елда Лира Кошелева Тутайда йорт сатып алып, уллыкка алу һәм опека үзәгенә кандидат булып языла. Бер-бер артлы тәрбиягә сигез бала ала. Ялгыз хатынның бу кадәр бала-чагага тиешле тәрбия бирә алуы шикле, әлбәттә. Дәүләт оешмаларының ерак авылда яшәүче бер апага бу кадәр тиктормасларны ышанып тапшыруы да гаҗәп.

Шау-шу быел февраль аенда күтәрелә. Балалар шифаханәгә баргач, Л. Кошелева йортына кайтмыйбыз, дип баш күтәрә, иң беренче чиратта, 14 яшьлек Наташа холыксызлана, кире кайтарсагыз яшәмим, үз-үземне үтерәм, дип яный хәтта. Бу хакта мәгълүм булгач та, анда полиция, опека, мәгариф бүлекләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия хезмәткәрләре, психолог килеп җитә. Әңгәмәләр барышында балаларның барысы да үги ананың кыерсытуын, тән җәзасы бирүен, кычыткан белән чабу гына түгел, кул астына эләккән әйберләр белән дә сугуын сөйли. Балаларның тәнендәге инде төзәлгән җәрәхәт эзләре, җөйләр дә сагайта. Хатынга карата 117нче "Җәфалау" (Истязание) маддәсе буенча эш кузгатыла. Соңрак җинаять эшенә балаларны тиешенчә тәрбияләмәү турындагы сигез эпизод өстәлә. Җиде томлык җинаять эшендә җәзалау һәм җәфалау очраклары җентекләп дәлилләнгән. Үги ананың ике яшьлек сабыйны елавыннан туктату өчен салкын су краны астында тотуы, буада рөхсәтсез су коенган малайның башын чиләктәге суга тыгып торуы, ишегалдын начар җыештырган йөрәк авырулы малайның маңгаена чүкеч белән эләктерүе, суыткычтан рөхсәтсез колбаса алган 6 яшьлек кызчыкның бармагын пычак белән җәрәхәтләве һәм башка төрле җәза бирү очраклары теркәлгән. Бүген балалар бу җаһил кулыннан алынган, дип яза "Безнең гәҗит".
Хөкем карары нинди булыр, вакыт күрсәтер.


Фото: gzhi.mosreg.ru сайтыннан

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/gi-ana-sud-karshina-bastirilgan-12905/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X