erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгын чыгу һәм кешеләр һәлак булуның сәбәбе - эчкечелек һәм тәмәке тарту

Хөрмәтле гражданнар, ел саен меңләгән кеше гомерен өзүче янгыннар булып тора. Янгын статистикасы күрсәткәнчә, янгынның төп сәбәбе- кеше факторы, ә нәкъ менә ут белән саксыз эш итү. 2018 ел эчендә безнең илдә янгыннарда 8 меңгә якын кеше үлгән, төрле тән җәрәхәте алган.

Тәмәке тарту Россиядә булган янгыннарның 10% ына сәбәп булып тора. Еш кына кешеләр исерек килеш йоклаган вакытта, сүндерелмәгән тәмәкедән үлә. Тәмәке көйрәү ялкын тәэсиреннән генә түгел,ә яну продуктлары белән агуланудан да үлемгә китерә. Янгын үзе сизелерлек булмаска да мөмкин , әмма яну материалларыннан бүленеп чыга торган продуктлар бик агулы була, нәтиҗәдә, кеше агулана һәм үлә. Алкоголь кеше баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, кеше уяулыгын югалта һәм саксызга әверелә. Тәмәке төпчекләрен балконнан ташларга ярамый, алар күрше балконга эләгергә мөмкин, шуның аркасында янгын чыга. Хәмер кулланганнан соң, еш кына кешеләр азыкны плитәдә калдыралар, аны сүндерергә оныталар, нәтиҗәдә, янгын чыга. Исерек хәлдә булганда кешеләр мич ягулары, төрле көнкүреш приборлары эшләп торуы турында оныталар. Кеше ваемсызлыгы һәм саксызлыгы  янгыннарның гына төп сәбәбе түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла-казаларның да сәбәбе булып тора .

Сезгә үз йортларыгызда чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез. Үз йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш.

Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре кан белән язылган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Янгында шалтырату өчен телефон номерлары «01», «101» «112»

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы Сотов А.Ю.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X