Арчаның Боз сараенда 2010 елгы хоккейчы малайлар командалары арасында өч көн ярышлар барды.
Җомга көнне башланды ул. Безнең Арча Боз сараенда шөгыльләнгән "Ракета" командасы (тренеры Евгений Тимощук) Казанның "Динамо-2", "Ак Бүре", "Зилант" командалары һәм Кукмараның "Олимп", Кировның "Вятка" командалары белән уйнады. Һәм барысын да җиңеп барды! Шимбә көнне көндезге сәгат 12дә Казанның "Ак Бүре" командасы белән уйнады. Аларны да 5:1 исәбе белән җиңделәр. Уен барышында тренерларын күрсәгез иде: кыздыра! Безне дә, өстән балконнан аска төшеп фотога төшерә башлаган идек: "Эшләргә комачаулыйсыз!" -- дип кыздырды. Молодец, Женя! Соңыннан дуслаштык. 25 яшьлек тренер Казаннан кайтып эшли. Үзе дә 5 яшьтән хоккейда уйнаган егет. "Барлык командаларны да җиңеп баргач, сөенеп бетә алмыйсыздыр инде!" -- дим. Һәм... "Юк", -- дигән җавап ишетәм. "Татарстанның хоккей федерациясе призына оештырылган ярышларның әле бу башы гына, ярышлар дәвам итәчәк. Максатыбыз -- Татарстанның хоккей федерациясе призын яулап алу!" -- диде ул. Республикада алар 2010 елгы хоккейчы малайлар командалары 36. Арчада шуларның 6 сы уйнады. 1нче урында -- Арчаның "Ракета" командасы, 2нче -- Кировның "Вятка" командасы, 3нче урында -- Кукмараның "Олимп" командасы. Соңыннан иң көчлеләр очрашачак. Кем җиңәр? "Ракета" җиңсә иде! Өмет бар. Арча Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров: "2008, 2009, 2010, 2011 елгы малайлар хоккей командалары арасында Арча районы иң көчлеләрдән санала", -- диде.
Нет комментариев