erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сөтең булса, акча бар

Хуҗалыкларда кыр эшләре тәмамланып килә. “Һава торышы туфрак эшкәртү өчен уңай тора, тагын бер атна эшләргә була әле”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. Шул ук вакытта техника ремонтлыйсы, запас частьлар, ашламалар аласы бар. Боларның барысы өчен дә акча кирәк. Ә көн саен акча китерә торган тармак – терлекчелек, аның да әле сөтчелек өлеше.

 

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов белән “Игенче” ширкәтенең Түбән Аты фермасында булып кайттык. Әлеге фермада эшләүче Гөлфия Гаязова 10 айда һәр сыердан 7397 килограмм сөт сауган, бу 37 тоннага якын!

– 28 ел фермада эшлим инде, – ди Гөлфия. – Шартлар әйбәт, хезмәт хакын вакытында түлиләр, эшлисе генә килеп тора.

– Хуҗалыкта сыйфатлы итеп, үзвакытында җыйнап азык әзерлиләр, – ди Р.Хәйретдинов. – Тана бозауларны дөрес итеп тәрбияләп көтүне тулыландырып торалар. Сыерлар төркемнәргә бүленгән. Сыер бозаулаганнан соң 100 көн иң күп сөт бирә. Аларны ашату да мулдан. Шуннан соң сыерлар башка төркемнәргә (барысы 4 төркем) күчерелә бара.

Тракторчы катнаш азыкны, сенаж, силосны, микроэлементларны яхшылап болгатып терлекләр алдына тарата.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ферма мөдире Ирек Закиров, баш зоотехник Рөстәм Хәбибуллин югары белемле белгечләр. Алар һәрвакыт үз урыннарында, һәр эшне контрольдә тоталар.

“Игенче”, “Кырлай”, “Северный”, “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Тукай” ширкәтләре – нәсел хуҗалыклары. Аларда хисап эшләрен яхшы кую мәҗбүри.

“Тукай” хуҗалыгында бүген көнлек уртача савым – 20,6 килограмм, “Ашыт”та – 19,5, “Игенче”дә  17,7 килограмм савалар.

“Яңарыш” хуҗалыгы сөтчелек тармагын ныклап үстерүгә кереште. Киләсе елдан 1000 баш сыерга исәпләнгән комплекс төзергә керешәләр. “Көтү белән идарә итү” дигән программа керттеләр. Анда һәр терлек турында мәгълүматлар урнаштырылган. Шул программа һәр көнне һәр терлек белән нәрсә эшләргә кирәклеген чыгарып белгеч кулына тоттырыла. Лейкозлы сыерларны юк итә баралар, нәселле таналар кайтарыла. Узган ел бу вакытта көнгә 7 тоннага якын сөт сауган булсалар, хәзер ул 14 тоннадан артык.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X