Август аенда Арчаның 4нче “Бәләкәч” балалар бакчасының республика конкурсында катнашып, 1 млн сумнан артык грант отуы турында язган идек. Сентябрь аенда әлеге акча хисабына оешкан әти-әниләр өчен консультация үзәге эшчәнлеген башлап җибәрде. Ә 11 декабрьдә үзәккә район балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашырга семинарга җыелды.