Җырчылар гаиләсе үзизоляцияне яхшы уздыра. Социаль челтәрләрдә аларны күптән күзәтеп барабыз. Шушы вакыт эчендә Илназның эшләмәгән эше калмады инде. Бөтен йорт тирәсен, гаражын тәртипкә китерде. Кулы да алтын икән әле үзенең. Тимердән әллә ниләр ябыштырып ясап куйды. Ә Гүзәл исә көн саен тәмле ризыклар пешереп куя. Пешерми кара, өйдә 4 егет бар бит. Соңгы арада тәмле ризык өмет итүче тагын 6 җан иясе арткан әле.