erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада автобуслар гына түгел, тукталыш павильоннары да юыла

Районда җәмәгать урыннарында, күп фатирлы йортларда һәм транспортта коронавируска каршы саклык чаралары күрелә

 

Без Арча автотранспорт предприятиесендә булып, шәһәр эчендә һәм шәһәр яны автобусларында дезинфекция үткәрүне күзәттек.

– Бүген генә башланган эш түгел бу. 20 марттан бирле көн саен һәр рейска чыгар алдыннан шушы чараны үткәрәбез. Шәһәр автобусларында төшке ашка туктаганда. Әлеге вакытта бу эшне автобус шоферы Илдар Таҗиев һәм капкада торган механик Виталий Филиппов башкара. Моннан тыш кондукторлар да тотыну җайланмаларын сөртеп торалар. Әлбәттә, махсус хлорлы состав кушылган су белән, – диде баш инженер Рөстәм Нигъмәтҗанов. – Хлорлы су сиптереп, сөртеп автобустагы барлык кул белән тотына торган урыннарны эшкәртеп чыгалар.

– Барлык автобуслар да рейска чыгамы?

– Кеше бик аз булса да, рейслар туктатылмады. Шәһәр эчендә генә кимеде, элек алты автобус йөрсә, хәзер аларның саны өчкә калды. Айванга да автобус йөреп тора, анысы бу өч арасына керми.

Автобуслар гына түгел, шәһәрдәге автобус тукталышларына да дезинфекция ясала. Бу эш “Жилкомбытсервис” ширкәтенә йөкләнгән.

– Иртүк кешеләр урамга чыга башлаганчы, ягъни биштә үк тукталыш павильонын – халык басып торган мәйданчыкны, стеналарын тулысынча су сиптереп юалар. Суына хлор катнашмалы таблеткалар салына. Шулай ук шәһәр үзәге урамнарын да юдырып торабыз, – диде ширкәт җитәкчесе Альберт Хәкимов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күпфатирлы йортлар подъездларында да шундый ук эш алып барыла.

– 200дән артык күпфатирлы йорт бар. Шуларның 145ендә махсус график нигезендә дезинфекция үткәреп торабыз, – диде “Идарәче компания” җитәкчесе Илдус Әһлиев.

– Нишләп 145ендә генә? Башкалары ни өчен читтә кала?

– 145 йортта подъездларның чисталыгын тәэмин итү буенча махсус килешү нигезендә шәхси эшмәкәр Рамил Шакиров хезмәт күрсәтә. Һәр атнага бер тапкыр. Моның өчен һәр фатир хуҗасы үз торак мәйданыннан чыгып бер квадрат мәйданына 2 сум 21 тиеннән акча түләп бара. Калган йортларда фатир хуҗалары үз теләкләре белән подъездларны чиратка куеп үзләре юа. Без исә алардагы чисталыкны даими контрольдә тотабыз. Үзләре юарга теләк белдергән икән, юсыннар, каршылык күрсәтмибез. Безнең өчен иң мөһиме – чиста булсын. 20 марттан суга махсус хлорлы состав кушыла башлады. 1 апрельдән өстәмә эшкә дә алындылар – подъезд ишекләрен, тоткаларын, поч-та ящикларын, баскычтан тотынып менү җайланмаларын, подъезд тәрәзә төпләрен дә һәр атна саен махсус хлорлы состав кушылган су белән сөртәләр.

– Калган күпфатирлы йортларда ничек?

– Башка йортларда яшәүчеләрдән дә сорашып  шалтыратучылар булды. Аларга да нәкъ шундый ук эш башкарырга тәкъдим ителде. Беренче чиратта ул шул йортларда яшәүче кешеләрнең үзләре өчен кирәк.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X