erid:2VtzquqpS7d
Казанда мэрия бинасын эвакуацияләгәннәр
Арча яңалыклары

Казанда мэрия бинасын эвакуацияләгәннәр

Кремль урамындагы бина янына ашыгыч ярдәм машиналары һәм янгын сүндерү техникасы җыелган.

Мэрия бинасының эвакуацияләнүе турында "Татар информ" агентлыгына әлеге хәлне күргән кешеләр хәбәр итте. 

Бинада "шартлаткыч җайланма урнаштырылуы" хакында шалтырату килгән. Ашыгыч хезмәтләрдә эшләүчеләр бинаны тикшергәннән соң, шалтыраткан кешене эзләргә керешәчәк.


Нет комментариев