erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшсез калучыларга – дәүләт ярдәме

2020 елның 1 мартыннан соң эшсез калганнарга апрель, май, июнь айларында 12130 сум пособие түләнәчәк

 

Без бу турыда район Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина белән сөйләштек.

– Гөлфия Мансуровна, әлеге пособиене кемнәр алачак?

– 12130 сум пособиене 2020 елның 1 мартыннан рәсми рәвештә эшсез калганнар алачак. Әгәр дә 2020 елның 1 мартына кадәр эшсез калучылар мөрәҗәгать итә икән – алар бу категориягә керми. Аларга пособие элеккеге тәртип белән моңарчы алып килгән уртача  хезмәт хакының 3 ай 75 проценты, ә калган 3 аена 60 проценты күләмендә  исәпләнәчәк. Ул сумма эшсезлек буенча түләнелә торган пособиенең максималь күләменнән (12130 сум) артырга һәм минималь күләменнән (1500 сум) кимрәк булырга тиеш түгел.

– 1 марттан соң эшсез калучыларның хезмәт хакы исәпкә алынмый – шулаймы?

– Апрель, май, июнь айлары өчен түләнәчәк пособиегә хезмәт хакы   күләме әһәмиятле түгел. Әгәр дә кешенең соңгы эш урынында 26 атна эш стажы була икән, 1 марттан соң эшсез калса, ул вакытта аңа туры килә торган эш булмаса, теркәлеп, 10 көн үткәннән соң ул эшсез статусы ала. Шул көннән 30 июньгә кадәр 12130 сум пособие алачак, калган айларга элеккеге тәртиптә түләнәчәк.

– Бер гаиләдән берничә кеше эшсез калса, аларның барысы да пособие алачакмы?

– Бер гаиләдән берничә кеше эшсез кала икән – аларның һәркайсына пособие билгеләнәчәк. 1 марттан эшсез калганнарның  балаларына да пособие исәпләнәчәк.

– Бу турыда киңрәк аңлатсагыз иде.

– 1 марттан соң рәсми эшсез калучыларның 18 яшькәчә балалары бар икән – аларның һәрберсенә 3әр мең сум пособие түләнәчәк.

– Бер гаиләдән ана да, ата да эшсез калган очракта, икесенә дә балалар өчен пособие билгеләнәчәкме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юк. Бала өчен пособиене я ата, я ана гына алачак.

– Баланы тәрбиягә алган гаиләләр дә бар бит.

– 1 марттан соң эшсез калган ул гаиләләр дә бала өчен пособие алачак.

– Төзелештә теркәлмичә шабашкада эшләүчеләр күп. Алар шулай ук махсус режим вакытында эшсез калырга мөмкин. Алар да, бу яңа пособие турында ишетеп, сезгә мөрәҗәгать итә торгандыр?

– Мөрәҗәгать итәләр. Әмма алар 1 марттан соң эшсез калучылар категориясенә керми. Алар бит теркәлеп рәсми рәвештә эшләмәгән. Шунлыктан аларга эшсезләр пособиесенең минималь күләме – 1500 сум исәпләнә. Шулай ук эшләре ябылган очракта үзмәшгульлек, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә, 3 ай дәвамында 1500 сум гына пособие алачак.

– Сез халыкны кабул итәсезме?

– Гражданнарны дистанцион рәвештә генә кабул итәбез. Аның тәртипләре инстаграмда рәсми “ЦЗНАРСК” битендә аңлатылган. Телефоннар:

3-17-33, 3-29-33.

Румия Надршина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X