erid:2VtzquqpS7d
Арча районында чәчтарашханәләр эшли башлады
Арча яңалыклары

Арча районында чәчтарашханәләр эшли башлады

Дүшәмбедән республикада, шул исәптән бездә дә чәчтарашханәләр эшли башлады.

“Халык йөри, клиентлар аз түгел. Шалтыратып, алдан язылып киләләр”, — ди хезмәткәрләр. Чәчтарашханәгә бару өчен электрон рөхсәт алганда, 11 дигән санга басарга кирәк. Рөхсәтне айга бер тапкыр 2 сәгатькә алырга мөмкин.

Чәчтарашханәләрдә ишекләр бикле, клиентлар шакып яки шалтыратып кына керә. Битлексез килүчеләрне кабул итмиләр. Ишектән керүгә, хезмәткәрләр клиентның тән температурасын үлчи, кулларына антисептик сиптереп эшкәрттерә. Ә клиентны озаткач, урындык—өстәлләргә, ишек тоткаларына хлорлы су белән дизенфикция ясала. Чираттагы клиентны 15-20 минуттан соң, бүлмәне җилләткәч кенә кабул итәләр.


Нет комментариев