erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсияне һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру тәкъдиме белән чыктылар

Стратегик инициативалар агентлыгы исәпләп чыгарганча, моның өчен чама белән 0,5-1 трлн сум акча таләп ителергә мөмкин.

ТАСС хәбәр иткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ), коронавирус инфекциясе таралу чорында сәнәгать товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүгә ихтыяҗны үстерү өчен, пенсияләрне һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 5-10 процентка арттырырга тәкъдим иткән. Бу хакта АСИ генераль директоры Светлана Чупшеваның Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга юлланган хатында әйтелә.
“Россия Президенты Указларына “эләгүче” (указлар нигезендә хезмәт хаклары күтәрелергә тиеш булган “бюджетниклар” турында сүз) бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакын һәм пенсионерларга пенсия күләмен арттыру өчен 0,5-1 трлн сум чамасы таләп ителергә мөмкин (5-10 процентка арттырылган очракта). Бу ваклап һәм күпләп сату сәүдәсендә уңай чагылыш табып, сәнәгать продукциясенә һәм хезмәтләр күрсәтүгә ихтыяҗны арттырачак”, – диелә хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә ярдәм чаралары күрсәтеп үтелгән хатта.
Халыкның түләүгә сәләтен үстерү, аерым алганда, барлык пенсионерларга пенсияләрне һәм бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру – тулаем эчке продукт өлкәсендә югалтуларны киметү юлларыннан берсе, – дип искәртелгән хатта. Документтан күренгәнчә, нык үсешле илләр, икътисадның артка тәгәрәвен азмы-күпме туктату максатыннан, нәкъ менә шундый чараларны тормышка ашыра башлаган да икән инде.
“Яңа кризис соңгы елларда халык кеременең болай да кимеп баруы аркасында (2019 елда халыкның кереме күләме 2013 елдагы кеременең 92 процентын гына тәшкил иткән) йомшарып калган эчке ихтыяҗны тагын да зәгыйфьләндерә. Нефть бәяләре кимегән һәм коронавирус пандемиясе хөкем иткән шартларда Россиядәге икътисади вазгыятьне бәяләүдән күренгәнчә, илдә тулаем эчке продуктның үсеше шактый ук күпкә акрынаерга мөмкин”, – дип нигезләгән хат авторлары тәкъдим ителгән ярдәм чарасын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2020/04/22403/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X