Республика Дәүләт Советы депутатлары Татарстан халкының күп санлы соравы буенча, Covid-19 пандемиясе сузылу белән бәйле рәвештә, пенсиягә чыгу яшен киметү уңаеннан РФ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын- кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.