Без икебез дә күптән гаиләле. Аның да, минем дә балалалар бар. Шөкер, ирем бик әйбәт, гаилә җанлы, ярдәмчел кеше булып чыкты. Язмышыма шулай язылганга мин сөенәм генә. Тик буй җитмәгән алма гел ымсындырып торган кебек, күңелдә хәтирә учагы пыскып булса да яна. Әллә нигә бер юллар кисешә, ләкин минем Айдар күзләренә башка күтәрелеп караганым булмады ("Шәһри Казан").