Гыйбрәт алырлык хәлләр әледән-әле кабатланып тора. Пандемия чорында кирәксә-кирәкмәсә дә капчык-капчык он, ярма, тоз алып куючыларның балкон шүрлекләре бушап та өлгермәде, кибеттән карабодай, шикәр комы ташый башладык. Иртәнге биштән үк шикәр комына чиратка баскан олы яшьтәге танышымнан махсус кызыксындым. «Гаражда ике капчык шикәр комы бар барын. Тик, дөнья хәлен белеп булмый, запас эчне тишмәс», – ди. Ике кешелек гаиләгә ике елга җитәрлек шикәр комы! Күршесенең дүрт капчык шикәр комы булганда, гаҗәпләнәсе дә юк…
(Ватаным Татарстан)