Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә. Еллар авырлыгыннан гәүдәсе бетерешсә дә, ул җитезлеген югалтмаган: җил-җил атлап идәнен дә юа, керен дә үзе ап-ак итеп агартып, өй каршындагы бауга чыгарып элә. Өе искергән, әмма тәрәзә кашагаларындагы чигүле сөлгеләр, тастымаллар күңелгә рәхәтлек бирә... Бу өйдә минем игътибарны үзенә иң тарткан әйбер – кызыл агачтан эшләнгән борынгы китап шкафы. Әбинең күз карасыдай саклый торган китаплары рәт-рәт шунда тезелешкән. Тик гарәп телендәге бу китапларга тешебез үтми – әлеге хәзинә янында без чеп-чи наданнар. Ә Җамалия әби, комган алып кулларын сабынлап юа да, бисмилласын әйтеп, берәр китапны алып көйләп кенә укый башлый... ("Сөембикә", Фәгыйлә Шакирова).