erid:2VtzquqpS7d
Умачлы ашы пешерү ЫСУЛЫ
Файдалы киңәшләр

Умачлы ашы пешерү ЫСУЛЫ

Айгөл Таҗиева рецепты

Кирәк булачак: шулпа пешерү өчен сөякле ит, бәрәңге, кишер, бер йомырка, бераз тоз, он һәм яшел тәмләткеч.

Гадәттәгечә шулпа кайнатабыз. Тәлинкәгә бер йомырка сытабыз, бераз тоз сибеп, чәнечке белән болгатабыз. Он салабыз. Он күп булырга тиеш. Аннары аны кул белән уып, валчыклар ясыйбыз. Умачны иләк аша үткәреп, артык онын коеп төшерәбез.

Шулпага бәрәңге, кишер өстибез. Пешеп чыккач, умачны салабыз. Болгатабыз һәм кайнап чыккач, сүндереп куябыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев