Татар эстрадасының танылган артисты, моңлы тавышлы җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның язмышы бик үзенчәлекле. Ул яшьли әти-әнисез кала, бертуган абыйсын җирли. Шәхси тормышында да сынаулар була. Шөкер, хәзер бар да җайланды һәм күзендәге бу бәхет нурын тамашачы да сизә, Ришат өчен ихластан сөенә. ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова)