erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Коронавирус бармы? Битлекләр кияргәме?

Сакланыйк

Коронавирус бармы? Битлекләр кияргәме икән? Әнә шундый сораулар белән безгә мөрәҗәгать иттеләр. Дөрестән дә, халык тынычланды кебек. Битлекләрне дә бик кимибез хәзер. Без бу хакта район эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова белән сөйләштек.

– Коронавирус бетмәде, ул бар, авыру очраклары булып тора. Әмма элеккеге “Дельта” штаммы кебек катысы түгел, – дип аңлатты безгә Чулпан Равилевна. – Коронавирустан саклану кагыйдәләре бетерелмәде. Кибетләрдә, аптека, транспортта, биналарда битлекләрне кияргә кирәк. Коронавируска каршы ревакцинация ясауны да дәвам итәргә. Йогышлы чирләрдән сакланыйк һәм исән-сау булыйк!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре коронавирус

Нет комментариев