erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Экосити 116” ширкәте хезмәткәре белән эш урынында булган бәхетсезлек очрагын тикшерелде

Яшерергә ярамый

Арча районы прокуратурасы “Экосити 116” ширкәте хезмәткәре белән эш урынында булган бәхетсезлек очрагын тикшерде.

2021 елның 12 августында әлеге хезмәткәр бәхетсезлек очрагына дучар була. Чүп ташучы машина операторының юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә аягы җәрәхәтләнә.

Ширкәт директоры РФ Хезмәт кодексының 212,227,228,229нчы маддәләре таләпләрен боза һәм бәхетсезлек очрагын тикшерү өчен комиссия төзелми, бәхетсезлек очрагының ничек килеп чыкканлыгы һәм сәбәпләре авырлыгы ачыкланмый, акт төзелми.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәткәрнең хезмәт хокуклары бозылуга Арча үзәк хастаханәсенең әлеге хезмәткәрнең җәрәхәт-ләнеп килүе турында эчке эшләр бүлегенә хәбәр итмәве, шулай ук эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең административ материалны объектив җыю буенча хезмәт бурычларын тиешенчә башкармаулары сәбәп була.

Тикшерү нәтиҗәсендә район прокуроры “Экосити 116” ширкәте, район үзәк хастаханәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге адресына тәкъдимнәр кертте.

Валерий Медведев, Арча районы прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X