erid:2VtzquqpS7d
Арчада бер балалар бакчасы ныклап төзекләндереләчәк
Арча яңалыклары

Арчада бер балалар бакчасы ныклап төзекләндереләчәк

Халык белеп торсын

Республикада илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча видеокиңәшмәләрдә җитди сөйләшүләр булып тора.

Утырышны Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия” сәяси партиясе комиссиясе җитәкчесе Татьяна Ларионова алып бара. Агымдагы утырышларның берсендә проект кысаларында мәгариф учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү, күп балалы гаиләләрнең социаль газлаштыру программасында катнашу мәсьәләләре каралды. Республикада быел 66 мәктәп ныклап төзекләндереләчәк. “Төзелештә техника куркынычсызлыгы сак-ланырга тиеш. Эш барган обьектларга депутатлар беркетелсен. Һәр объектны депутатлар үз контрольлекләрендә тотсыннар. Проектларның ничек тормышка ашырылганын халык белеп торырга тиеш”, – дип ассызыклап үтте Татьяна Ларионова.

Безнең районда быел Арчаның 8нче бакчасы ныклап төзекләндереләчәк.

 

Фото https://russiantowns.livejournal.com/6170526.html

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча хәбәрләре

Нет комментариев