erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Җидегән чишмә”ләр яшәрү серен белә

“Җидегән чишмә” Арча халык театры бу юлы тамашачысына “Яшьлекләр кабат чәчәк атканда” дигән сәхнә әсәрен тәкъдим итте.

Фәтхулла Абдуллинның ике пәрдәдән, дүрт күренештән торган көлкеле, хыялый тамашасында (режиссеры Азат Зарипов) барлыгы биш кеше уйный. Күп еллардан бирле сәхнәдә төрле образлар иҗат иткән, халык мәхәббәтен яулаган Харис Сафин һәм Илдус Хәбибуллин, җиде ел элек коллективка килеп кушылган һәм шушы аз гына вакыт эчендә үзен танытып өлгергән Расих Тимергалиев, дүрт спектакльдә генә уйнап та театрда үз кешегә әверелгән, үз тамашачысын тапкан Гөлнара Гыйниятуллина, әле яңа “ачылып килүче” яшь актриса Адилә Әхмәтҗанова бердәм команда булуларын исбатладылар.

Дару эчеп кенә яшәреп буламы? Ничек кенә була икән әле. Яшәреп тә, яңадан гашыйк булып, мәхәббәт утында янып та. Хыялый, диярсез. Мин түгел, “Яшьлекләр кабат чәчәк атканда” дигән комедиясенең авторы һәм әлеге спектакльне сәхнәгә куючылар, рольләрне башкаручылар хыялый. Шуңа көлкеле, хыялый тамаша дип атала да инде ул.

Кыскача гына эчтәлегенә тукталып алыйк. Төп герой яшь галим, фәнни хезмәткәр Булат (Расих Тимергалиев) биш ел дәвамында яңа препарат өстендә эшли. Ул кешенең тормышын озайтырга һәм яшьлеген кире кайтарырга тиеш. Әмма күпме тырышса да барып чыкмый. Бабайсы Хәйбулла килүе (Харис Сафин) бөтен эшне үзгәртә дә куя. Булатның да фәнни хезмәте хәрәкәткә килә. Кызыксынучан карт улының ни белән шөгыльләнүен белергә тели. Лаборатория ишеген ачам дигәндә нәрсәдер шартлый һәм бабайның хәле начарлана. Ашыгыч ярдәм машинасы белән килгән шәфкать туташы (Адилә Әхмәтҗанова) ялгыш аңа әлеге препаратны бирә. Менә шуннан башлана инде. Бабай яшәрә. Шул ук даруны махсус Булат яшәгән фатир хуҗасы Мәликәгә (Гөлнара Гыйниятуллина) эчертә, ягъни аны да яшәртә. Яңа препаратның нәтиҗәсе турында Булатның бу эше уңай тәмамлануына өметен югалткан кафедра мөдире Абрик Сәлиевич (Илдус Хәбибуллин) белеп ала.

 Куелыш та, артистларның уйнаулары да югары дәрәҗәдә. Алар образларын тиешенчә ачып салдылар, аларның уй-фикерләрен, кичерешләрен күрсәтә белделәр. Тамашачының көчле алкышлары – сәхнәдәгеләр өчен иң зур бәя. Яшәрәсе килүчеләрнең колагына гына әйтәбез – “Җидегән чишмә”ләр аның серен яхшы белә. Кайда яшеренгәнен күрәсегез килсә, спектакльне карарга барыгыз. Киләсе сезонда авылларга чыгуны да планлаштыралар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Җидегән чишмә” Арча халык театры быелгы сезонда бер спектакль кую белән генә тукталып калмады. Яңа ел каникулында Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музеенда балаларга “Кырлай әкияте&КЫШ” уенлы-интеллектуаль интерактив тамаша ясадылар. Танылган театр артисты Әзһәр Шакиров турында фильм төшерелүен (режиссеры Алмаз Нургалиев) күпләр белми әле. Шул фильмның бер өлеше Арча районында эшләнде. Анда “Җидегән чишмә” театрының әйдәп баручы артистлары да чакырылды.  Әле бу эш дәвам итә. Җәен төшереләсе өлешләрдә дә безнекеләр катнашачак.

– “Вакыйга” дип исемләнгән музыкаль тамаша белән Пушкин картасы буенча мәктәпләрдә, уку йортларында чыгыш ясадык. Әлеге әсәрне  халык театры режиссеры ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗанова язды. Арча районы мәдәният хезмәткәрләре (Чиканас мәдәният йорты директоры Вагыйз Әһлиуллин, Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк җитәкчесе Миләүшә Фәрхуллина, Арча Мәдәният йортыннан методист Зөлфия Яппарова, кино операторы Зөлфәт Сибгатуллин, ут кую белгече Дилүс Сәлахов, халык театры режиссер ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗанова) белән бергә сәхнәләштердек, – диде театр җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Арча педагогика көллиятендә “Яшьлек” театр студиясе (“Җидегән чишмә” халык театрының спутник төркеме, җитәкчесе Флера Шакирова) яңа спектакль (режиссеры Рамил Мөхетдинов) куйды. Яшь артистларның үз тамашачысы бар. Илгиз Зәйниевның “Хыял йорты” дигән яшьләр тормышын чагылдырган спектаклен бик яратып кабул иттеләр. Көллияттә ул ике тапкыр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X