erid:2VtzquqpS7d
Эльмира Кәлимуллинаны ни өчен Сабан туйларына чакырмыйлар?
Яңалыклар

Эльмира Кәлимуллинаны ни өчен Сабан туйларына чакырмыйлар?

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән соңгы яңалыклары турында сөйләштек. Җырчы әлегә Казанда булуын әйтте. ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова)

“Гөлүсә Батталова шигыренә Эльмир Низамов иҗат иткән “Язлар” җырына төшергән өр-яңа клибым чыкты. Бу җырның көе Эльмирның төшенә кергән. Һәм ул аны төнлә торып, диктофонга яздырган да кире йокларга яткан. Шуннан соң гына Гөлүсә әлеге көйгә шигырь язган. Клипны Казанда төшердек, режиссеры – Илшат Рәхимбай”, - диде Эльмира.

Җырчыдан быелгы Сабан туйларына планнары турында да сорадык. “Мине Сабан туйларына бик чакырмыйлар. Элек тә шулай иде, хәзер дә. Репертуарым туры килмидер инде, җырларым башка төрле форматта бит. Ләкин мин бер дә кайгырмыйм, оештыручыларны аңлыйм”, - дип сөйләде Эльмира Кәлимуллина.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/elmira-klimullinany-ni-chen-saban-tuylaryna-chakyrmyylar

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев