24 октябрь 2020 яңалыклары
-
Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасында көзге бәйрәмнәр гөрли
Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасына Көз кунакка килгән.
-
Шиномонтаж янды
Килгән зыян ачыклана.
-
Быел ел азагына кадәр ит, сөт һәм макарон бәяләре артачак дип фаразлыйлар
Азык-төлек бодаена бәя арту сәбәпле, макарон бәясе кыйммәтрәк булачак.
-
10 "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" арасында Арчаның 11нче балалар бакчасы да бар
Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә 500 мең сум күләмендә грант каралган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Алар арасында районыбызның 11нче балалар бакчасы да булуы аеруча куанычлы.
-
Кыш нинди булыр?
Берәүләр аномаль салкыннар көтелә дип фаразласа, икенчеләре, киресенчә, җылы, йомшак кыш киләчәк дип ышандыра.
-
Татлы кәбестә әзерләү ЫСУЛЫ
Кирәк булачак: 1 кило кәбестә, 2-3 кишер, 2-3 теш сарымсак, 1 баш суган, 700 мл су, стаканның дүрттән өч өлеше күләмендә шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 5 чәй кашыгы аш серкәсе (9 процентлы), стаканның дүрттән өч өлеше күләмендә үсемлек мае, 1 дәфнә яфрагы, 8 хуш исле түгәрәк кара борыч, ярты чәй кашыгы әнис (тмин).
-
Арчаның 8нче балалар бакчасы балалары Алтын Көз белән очрашкан
Балаларны сюрпризлар да көткә
-
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Ачык ишекләр көне
Татарстан Республикасы Казан янгынга каршы хезмәт отрядының Яңа Кенәр авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авылының мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен янгын техникасы һәм янгын–техник кораллары белән ачык ишекләр көне үткәрделәр.
-
Вәкил абый 20 яшендә бер кулсыз кала
20 яшьтә ул бер кулсыз кала, башка яралар ала.
-
Арчада ике авыл арасындагы елгадан янган ир кеше мәете табылган
Тикшерү бара.
-
ТР халкын Covid-19дан куркып, ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска чакырдылар
Республиканың медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды, анда барлык пациентлар кабул ителә һәм коронавирус белән инфекцияләнгәнме яки юкмы, ачыклана.
-
АТНАЛЫК ЯҢАЛЫКЛАР – "ЛИМОН"
"Лимон"ның бу чыгарылышында - 1 млн долларга сатылган картина, bluetooth идарәле умарта, иң биек кырмыска оясы һәм яңадан прокатка кайтачак Стэнли Кубрикның "Сияние" фильмы.
-
Арча урман хуҗалыгында 1,7 миллион стандарт утырту материалы үстерелгән
«Арча урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация төгәлләнгән.
-
Арча бассейнында
Ничек инде туган-тумачалык буенча бассейнга языласың?! Бассейнда 500ләп бала шөгыльләнә.
-
Балаларга 10 мең сум бирүне кабат планлаштыралар
Дәүләт РФ халкының кайбер категорияләре өчен 10 мең сум күләмендә кабат түләүне планлаштыра. 16 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр турында бара сүз.