erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Банк, кредит һәм акча саклау мәсьәләләрен шәригать кануннарына туры китереп хәл итү өчен 4 мөмкинлек пәйда булган

Соңгы 5 ел эчендә Татарстанда банк, кредит һәм акча саклау мәсьәләләрен шәригать кануннарына туры китереп хәл итү өчен дүрт мөмкинлек пәйда булган. Болар – “Сахих инвест”та кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләүче мобиль кушымта, “Ак Барс” банкта күчемсез милек сатып алуга хәләл кредит (“рассрочка”), “Ак Барс капитал”да хәләл инвестиция, “Мирас” финанс йортында автомобиль, төзелеш материаллары һәм зур булмаган көнкүреш техникасы сатып алуга хәләл кредит (»Ватаным Татарстан »).

 

Моннан тыш мөселманнар өчен банк карталары чыгарыла башлаячак. Аларны “Ак Барс” банкы Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы белән берлектә эшләгән. Шәригать кануннарына туры килә торган карта гадәти банк картасына охшаган. Андагы акча процентлар өстәлмичә генә саклана, клиентларның акча исәбе аерым счетларда алып барылачак. Моннан тыш акча шәригать тыйган эшчәнлек өчен тотылмаячак.

Мөселман картасы белән уен йортларында, лотерея бизнесында, хәмер һәм тәмәке сатыла торган махсус кибетләрдә алыш-биреш ясап булмаячак.  Аның белән азык-төлек кибетенә йөрү мөмкинлеге каралган. Шулай ук төнге клублар һәм барларда да карта белән түләп булмаячак. Ә кафе-рестораннарда – мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2022/09/92386/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X