Биттәге җыерчыклардан качып була
Моның өчен түбәндәгеләрне көн саен үтәргә гадәтләнегез.
Кайсы гына хатын-кызның биттәге җыерчыклардан котыласы килми икән? Аларны юк итүгә караганда, булдырмау юлларын ачыклау нәтиҗәлерәк. Нәрсәдән килеп чыга соң җыерчыклар? Картаюдан гынамы?
1. Йокы туймау һәм дөрес тукланмау. Хатын-кызга тәүлегенә 9 сәгать йокларга кирәк. Су эчүгә дә игътибар кимемәсен.
2. Юынганнан соң битегезне сөлге белән ышкымагыз. Су үзе кибәргә тиеш. Ашыгыч булса, кәгазь салфетка белән җиңел генә үтегез.
3. Бит тиресе тәрбияләүгә мохтаҗ. 30 яшькә кадәр тире белән проблема да булмау киләчәктә дә шулай булачагын билгеләми. Олыгайган саен тәрбия ныграк кирәк.
4. Бизәнеп озак йөрмәгез. Косметикадан баш тартырга кирәкми, әмма көн ахырында ул тулысынча биттән юылырга тиеш.
5. Суны берни дә алыштырмый. Әгәр дә сез мицелляр су һәм башкалар белән генә косметиканы сөртеп аласыз икән, су белән юынырга онытмагыз.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Bitt-ge-ierchiklardan-kachip-bula-102753/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев