erid:2VtzquqpS7d
Камыр ризыгын боза торган төп хата
Файдалы киңәшләр

Камыр ризыгын боза торган төп хата

Хуҗабикәләр, сез бөтен серләрне дә беләбез дип уйлыйсызмы? Менә тагын бер яңалык.

Чүпрәсез камыр басканда, аш содасы салырга кирәк. Рецептларның күбесендә соданы аш серкәсе белән сүндерергә кирәк дип языла. Бу бик зур хата.
Соданы аш серкәсе белән сүндереп камырга салсаң, ризык тәмле булмый, кабарып пешми. Соданы сүндермичә генә, кефирга кушарга кирәк. Нәкъ менә шундый әчегән сөт ризыгын кулланганда, камырга һава куыклары чыга. Шулай итеп камыр кабарып пешә.

Әгәр соданы аерым савытта аш серкәсе белән сүндереп, аннары кефирга кушсаң, камырга һава куыклары чыкмый инде. Реакция камырга кергәнче үк бетә, ризык күпереп пешсен өчен бер файдасы да булмый.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/Kamir-rizigin-boza-torgan-t-p-hata-12598/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев