Өйдәге кырмыскалардан ничек арынырга икән?
«Өйдәге кырмыскалардан ничек арынырга икән? Нинди генә химия сөртеп карамадым, берсе дә ярдәм итми», – дип сорау юллаган бер укучыбыз.
Өйдә чыккан зарарлы бөҗәкләрдән арыну бер дә җиңел түгел. Кибеттәге күп кенә чараларның составында зыянлы химикатлар бар, исе дә көчле, файдасы да юк.
Белгечләр, кырмыска һәм башка бөҗәкләрдән котылырга гадәти корица ярдәм итә, ди. Бөҗәкләр аның исен бөтенләй яратмый икән. Корица хәтта ачык һавадагы бөҗәкләрне җиңәргә дә ярдәм итә. Аның исен тараканнар, үрмәкүчләр, чебеннәр, черкиләр, хәтта күселәр дә яратмый.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/oydge-kyrmyskalardan-nichek-arynyrga-ikn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев