erid:2VtzquqpS7d
Томатлы кыяр әзерләү РЕЦЕПТЫ
Файдалы киңәшләр

Томатлы кыяр әзерләү РЕЦЕПТЫ

0,5 литрлы банкага: кыяр, 2 төймә кара борыч, хуш исле борыч, 2 тырнак сарымсак, 1 уртача дәфнә яфрагы, укроп (мин яфрагын турап салдым).

Маринад: 1,5 литр су, 200гр томат соусы (мин пастасын салдым), 200гр шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 100 мл аш серкәсе.
Бу маринад 0,5 литрлы 8 банкага җитә дә, бетә дә.

 

Банкаларга кыярны турап тутырдым да кайнаган су салып, 5 минут тоттым һәм суын түктем. Суын түккәч, рецепт буенча тәмләткечләрне тутырдым һәм кайнап торган маринадны салып, капкач белән капладым. Су мунчасында тотмадым!

 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tomatly-kyyar-retsepty


Нет комментариев