erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тромб булмасын дисәң…

Мизгел эчендәге әҗәл. Бер мизгелдә кеше гомерен өзүче тромбны икенче төрле әнә шулай дип йөртәләр. Соңгы арада тромб, тромб өзелү ише сүзләрне аеруча еш ишетергә туры килә. Моңа әлеге дә баягы коронавирус сәбәпче. (Динә Гыйләҗиева, Ватаным Татарстан)

Ни өчен коронавирус белән авырып терелүчеләр арасында тромб ешрак очрый? Аны кисәтеп буламы? Терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, доцент Ленар Кашапов тромбка бәйле төп сорауларга җавап бирде.

Нидән гыйбарәт? Тромб – гади генә әйткәндә, кан оешу, бик күп күләмдә тромбоцитлар туплану. Аның билгеләре тромбның кайсы урында пәйда булуына бәйле. Әгәр ул аяктагы вена, артерияләрдә барлыкка килсә, кешенең аягы сызлый, авырта, шешә, кызара. Әгәр ул йөрәктәге кан тамырларында барлыкка килсә, кешенең әнә шушы мөһим әгъзасы, күкрәк читлеге борчый башлый. Әгәр тромб баш миенең кан тамырларында хасил булса, инсульт килеп чыгу куркынычы арта. Үпкәләрдә тромб барлыкка килгән очракта кешенең тыны кысыла.

Коронавируска ничек бәйле? Коронавирус тромб килеп чыгу куркынычын арттыра. Коронавирус инфекциясе вакытында кан куеру нәтиҗәсендә үпкәдә микротромбоз барлыкка килергә мөмкин. Ковидтан соң тромб барлыкка килүне кисәтү өчен, кан сыеклагыч дарулар эчәргә киңәш ителә. Әмма аларны табиб белән киңәшкәч кенә кулланырга ярый. Аларны үзлегеңнән генә файдалану куркыныч. Әлеге даруларны үз белдегең белән генә куллансаң, кан китәргә мөмкин.

Ни сәбәпле пәйда була? Тромб, нигездә, өч төп сәбәп аркасында пәйда була. Иң беренче һәм иң төп сәбәп – кан куеру. Кан тамырлары ялкынсыну, зарарлану да тромб барлыкка китерә ала. Кан әйләнеше бозылу да – төп сәбәпләрнең берсе.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тромб ни өчен өзелә? Тромб өзелә дә ала, өзелмәскә дә мөмкин. Әгәр тромб кечкенә булса, ул кан тамырының бер өлешен генә зарарлый да, кеше аны сизмичә дә калырга мөмкин. Кан тамырын зур тромб томаласа, кешенең гомере дә өзелергә мөмкин.

Ничек сакланырга? Кан авырулары булган, каны куерудан интеккән кешегә вакытында чарасын күреп, дәваланып торырга кирәк. Тромбны кисәтү өчен һәрчак хәрәкәттә булу да зарур. Болай эшләгәндә кан әйләнеше дә яхшыра, кан тамырлары тыгылу ихтималы да кими. Моннан тыш канны, андагы холестерин күләмен дә даими тикшертеп торырга кирәк. Холестеринны киметмәсәң, тора-бара ул да кан тамырларында тромб кебек оешачак. Чиста су эчү дә файдалы.

Дәвамы: https://vatantat.ru/2022/02/75384/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X