erid:2VtzquqpS7d
Арча районының яшь укытучылары республика фестивале дипломантлары булды
Арча яңалыклары

Арча районының яшь укытучылары республика фестивале дипломантлары булды

Арча районының яшь педагоглары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уздырылучы XIV «Наше время – Безнең заман» республикакүләм ачык телевизион эшләүче яшьләр иҗаты фестивале дипломанты булды.

Укытучылар әзерләгән вокаль-хореографик чыгыш профессиональ жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итте. Шулай ук коллектив Россия хореографы, режиссёр-постановщик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәскәүдәге «Сәхнә практикасы үзәге»нең президенты Владимир Аносовтан конкурсларга әзерләнү буенча киңәшләр алды. 

"Иҗади чыгышны югары дәрәҗәдә әзерләгән төркем җитәкчеләре Раушания Закировага һәм Аида Одринага рәхмәт", - дип яза үзенең MAX каналында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов.

Яшь педагогларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз


Нет комментариев