erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

1 июльдән гаризалар кабул ителә

Әңгәмәдәш – Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Миләүшә Сабирова.

Миләүшә Рәисовна, 2021 елның 1 июленнән Россиянең пенсия фонды  пособиеләр өчен гаризалар кабул итә башлады. Бу кемнәргә кагыла?

– 1 июльдән 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге баласы булган тулы булмаган аз керемле гаиләләрдән һәм иртә срокта медицина оешмасына исәпкә баскан аз керемле булачак аналардан гаризалар кабул итәбез.

– Башта 8 яшьтән 16 яшькәчә балаларга пособие бирү турында аңлатып үтсәгез иде.

– Пособие балага 8 яшь тулган айдан исәпләнә. 8 яшь тулгач, 6 ай эчендә гаризаны бирергә кирәк. Ул вакытта түләүләр 8 яшь тулган айдан исәпләнә. Әгәр дә 8 яшь тулган көннән 6 ай үткәннән соң гариза язылса, ул вакытта түләүләр гариза бирелгән айдан санала.

– Дөрес аңлап китик әле: түләүләр 17 яшь тулганчыга кадәр барачак, шулаймы?

– Әйе, түләүләр тулы булмаган аз керемле гаиләдәге балаларга 8 яшьтән 17 яшь тулганчыга кадәр биреләчәк. Балага 17 яшь ай башында тулса да, шул ай өчен дә түләнә. Мәсәлән, яшүсмергә 5 октябрьдә 17 яшь тулды, ди. Июльдән башлап, июль, август, сентябрь, октябрь – дүрт ай рәттән акча бирелә.

– Бу түләүләр кайсы чорны үз эченә ала?

– Әлеге түләүләр 1 июльдән башлап 12 ай бирелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әти-әнисенең икесен дә югалткан балаларга бу пособие бармы?

– Әйе, ятим калган балалар өчен тулысынча дәүләт тәэмин итүендә булмаган очракта пособие каралган. Опекуннары гариза яза.

– Тулы булмаган гаиләдә бу пособиене алу өчен төп шартлар нинди?

– Гаилә кереме, күчемле һәм күчемсез милек күләме әһәмиятле шарт булып тора. Гаилә кереме һәр кешегә Татарстанда җан башына туры килгән яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Шулай ук гаилә милке дә исәпкә алына. Татарстандагы яшәү минимумы 9 955 сум. 8 яшьтән 16 яшькәчә балага  4 997,50 сум пособие биреләчәк.

– 1 июльдән гариза бирә башлаган булачак яшь әниләргә каралган түләүләр турында да аңлатып үтсәгез иде.

– Монда шулай ук гаилә кереме һәм күчемле һәм күчемсез милек күләме әһәмиятле шарт булып тора. Гаиләдә һәр кешегә уртача керем Татарстан Рес-публикасындагы җан башына туры килгән яшәү минимумыннан (9955  сум) артмаска тиеш. Әлеге өстәмә ярдәмне алу өчен булачак ана йөклелеге 12 атна эчендә медицина учреждениесендә исәпкә баса. Йөклелекнең кимендә 6 атна булуы шарт. Булачак ана медицина учреждениесендә исәпкә басканнан соң 30 көн эчендә Пенсия фондына гариза бирсә, түләүләр исәпкә баскан айдан исәпләнә. 30 көн үткәннән соң гариза язса, түләү гариза язган айдан исәпләнә. 5 311 сум пособие ана бала тапкан вакытка кадәр каралган. Йөклелек өзелергә дә мөмкин. Ул очракта пособие йөклелек өзелгән айны кертеп исәпләнә.

– Гаризаларны ничек кабул итәсез?

– Гаризаларны дәүләт хезмәте порталы аша җибәрергә һәм турыдан туры безгә – Пенсия фондына, клиентлар белән эшләү хезмәтенә алдан язылып мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон: 3-26-78.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X