1 январьдә үк Татарстан танылган шәхесләре белән хушлашты...
лның беренче көнендә үк татар җәмәгатьчелеге танылган шәхесләре белән хушлашырга мәҗбүр. Урыннары җәннәттә булсын!
Тарих фәннәре кандидаты, этнограф, археолог, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында һәм Альфред Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәре булып эшләгән Наил Халиков вафат. Бу хакта тарихчы Дамир Исхаков хәбәр итте.
Дамир Исхаков әйтүенчә, ул соңгы елларда яман шеш белән авырган.
Наил Альфред улы Халиков 1951 елда туган. Археолог Альфред Халиковның улы. Диссертацияне «Идел буе һәм Урта Урал татарларындагы игенчелек: тарихи этнографик тикшерүләр» темасына язган. Фәнни җитәкчесе әтисе булган.
Озак еллар радиода эшләгән журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Кудрецкая вафат. Бу хакта аның коллегасы Йолдыз Крепостина хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев