Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 12 майдан балалар бакчалары штатлы режимда эшли башлый

    Май бәйрәмнәреннән соң республикада балалар бакчалары эшли башлый. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сөйләде.

    Ата-аналарга балаларны кабул итүнең вакытлы тәртибенә игътибар итәргә кирәк. Баланың сәламәтлеге турында поликлиникадан белешмә алырга кирәкми. Йогышлы авырулар белән элемтәдә булмау турындагы белешмәне участок педиатрлары бирә. Моның өчен табибка телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Белешмәләр Электрон почтага яки мессенджерлар буенча җибәреләчәк. Белешмәнен фотосы яки аның сканерланган күчермәсе булу зарур.

    Реклама

    Балалар бакчаларында баланың сәламәтлеген тикшерү көчәйтелергә тиеш. Авыру билгеләре булган бала кабул ителми. 

    Балалар бакчаларына кабул итүнең вакытлы тәртибен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 9 май 2020 - 15:11
      Без имени
      А как же дети, которым только еще выделили место в детском саду?