erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә акчалата түләү алырга гариза язу өчен бер айдан да кимрәк вакыт калып бара

Уналты яше тулмаган балалары булган, моңа кадәр коронавируслы хәлгә бәйле рәвештә бирелүче акчалата түләүне алырга мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр гаризаны 30 сентябрьгә кадәр яза алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Пенсия фонды 3 яшькә кадәрге балаларга бишәр мең сум акчаны апрель аеннан башлап түләде, 1 июньнән 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 10ар мең сум акча бирелә. Болардан тыш, Президентның 23 июнь указы нигезендә 16 яше тулмаган балалрның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекун һәм попечительләргә һәр балага 10 мең сум күләмендә өстәмә акчалата ярдәм күрсәтелде. Әлеге түләүнең үзенчәлеге – бу акча автомат рәвештә, айлык яисә бер тапкыр бирелә торган түләүгә кабул ителгән мөрәҗәгать мәгълүматларына таянып бирелде. “Коронавируска бәйле рәвештә бирелә торган акчаларны алуга хокукы булган һәр гаилә бу мөмкинлектән файдаланып калсын иде. Акча түләүне сорап әлегә кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр агымдагы елның 30 сентябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фонды идарәләренең клиентлар белән эшләү бүлеге аша гариза юлларга тиеш,” – дипбилгеләп үтте. Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин. Тулырак мәгълүмат алу яисә кабул ителүгә алдан язылып кую өчен 2-79-27-27 телефоны буенча Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Исегезгә төшерәбез!

Гариза тутыру өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:

-мөрәҗәгать итүченең паспорты;

-акчалата түләү алу хокукы булган һәр баланың туу турында таныклыгы;

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-мөрәҗәгать итүченең банк реквизитлары (акчаны Россия Почтасы

бүлекчәләре аша түләү законда каралмаган);

-баланың опекага алынуын раслаучы документ (опекуннар өчен).

Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында 3 яше тулмаган һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга акчалата түләүләр тәртибен аңлатучы мәгълүматлар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X