erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

+18 градуска кадәр җылыта

Татарстан синоптиклары якындагы көннәргә һава торышын фаразлады. Пәнҗешәмбе көнне республика территориясендә температура +18 градуска кадәр күтәреләчәк.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 12-13 апрельдә, Татарстан территориясендә явым-төшем яву ихтималы бик аз. Төнлә һава температурасы -2°...+4° булыр дип көтелә. Көндез 11-16 градус җылылык фаразлана. 12 апрельдә төнлә һәм көннең беренче яртысында томан төшәргә мөмкин. Күзнең күрү ераклыгы 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 14 апрельдә, Татарстан көньяктан килә торган циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысы астында булачак. Гидрометеорология үзәге белгечләре яңгыр явасын фаразлый. Төнлә һава температурасы 1-6 градустан югарырак булачак. Синоптиклар көндезен 9-14 градуска кадәр, республиканың көнчыгыш районнарда +18 градуска кадәр җылылык булырга мөмкин булуы турында белдерде.

Алдан фаразлаулар буенча, җомга көнне яңгырлы һава торышы саклана. Көндезге температура 6-11 градустан югарырак булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шимбә, 16 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава +9°...+14° кадәр җылыначак.

http:// https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-panesambega-18-graduska-kadar-ylyta-5852975

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X