erid:2VtzquqpS7d
2021 елның беренче баласын каршы алдылар
Арча яңалыклары

2021 елның беренче баласын каршы алдылар

Котлыйбыз.

Бүген Арча хастаханәсенең бала табу бүлегеннән 2021 елның беренче баласын чыгардылар. Алисә һәм Айнур Яковлевлар гаиләсендә Азалиягә иптәшкә тагын бер кыз Алсу барлыкка килде. "Алисә Арчада терапевт булып эшлщде, аннан Балтачка китте. Анда бала табу бүлеге ябык. Шуңа Казанга китүләре иде. Барып җитә алмадылар, Арчада тукталдылар", - дип аңлатты Алисәнең әтисе Фердинанд Гыйльметдинов. Бәхетле гаиләне район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова, бала табу бүлеге җитәкчесе Раушания Хәсәнова, әти-әниләре котлады.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев