erid:2VtzquqpS7d
30 елдан соң исенә төшергән
Арча яңалыклары

30 елдан соң исенә төшергән

Амнезиядән интеккән кытайлы 30 ел элек хәтерен югалтканнан соң коронавирус турында яңалыклар караганда үз өен исенә төшергән.

Бу хакта  Odditycentral сайты язып чыккан.

1990 елда Гуйчжой  провинциясендә яшәүче Чжу Цзямин  төзелештә эшләр өчен Хубэйга киткән. Шул ук елны ул башын җәрәхәтли һәм амнезиядән җәфа чигә башлый. Өстәвенә, ул паспортын югалта һәм бер гаилә  үзенә яшәргә алганчы урамда көн күрә.

Ул күп тапкырлар үзенең үткәнен хәтерләргә тырыша, әмма бар да юкка. Үз йорты, гаиләсе хакында ул берни белми. 2015 елда ул аны яшәргә алган гаилә  белән  Чжэцзян провинциясенең Юнхэ округына күченә. Һәм акрынлап имгәнгәнгә кадәр булган тормышын исенә төшерә башлый.

Февральдә туып-үскән шәһәрендә коронавирус турында төшерелгән сюжетны караганда Цзямин  кисәк кенә кайдан икәнлеген хәтеренә төшерә. Ир полициягә мөрәҗәгать итә. Полицейскийлар аның гаиләсен тапкан һәм тиздән Цзямин туганнары белән кушылачак.

 

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: Lenta.ru

Фото: odditycentral.com

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/30-eldan-so-isen-t-sherg-n-175062/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев