erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

367 тапкыр эфирга чыкты

Без - Тукайлы халык.


            Районыбызның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре булган язучылары, сәнгать һәм фән эшлеклеләре, журналистлары, районыбызның башка күренекле шәхесләре белән радиотыңлаучыларны таныштыру максатында “Арча” радиосы аша даими була торган тапшырулар оештырырга уйладык. Бу тәкъдимне ул вакыттагы музей директоры Ришат  Камалов та хуплады һәм эшлекле фикерләрен әйтте. Хәтеремдә, беренче тапкыр 2014 елның 17 мартында Урта Сәрдә авылында туып-үскән якташыбыз, шагыйрь Ринат Рәхимовның тууына 75 ел тулуга багышланган язмабызны “Арча” радиосы дикторы Рәзилә Зиннәтова халыкка җиткерде, тапшыру “Шигъри мизгелләр” дип аталды. Ә икенче тапшыруыбыз  Әлифба авторларының берсе Рәмзия апа Вәлитованың тууына 100 ел тулуга, ә өченчесе бөтенләй яшь язучыбыз Рөстәм Галиуллинның иҗатына багышланды. Тапшыруларның төрле шәхесләр турында булачагы аңлашылды, шуңа күрә дә тапшыруга яңа исем кирәк булды. Радио хезмәткәрләре белән бергә ныклап уйлашканнан соң, тапшырулар циклын “Арча ягы – данлы төбәк” дип атадык. Шуннан бирле бер атнада да калмыйча тапшырулар эфирга чыгып килә, хәтта чираттагы  ялга киткәндә дә без тапшыру өчен материалларны алдан әзерләп, биреп куябыз.  
       “Арча ягы–данлы төбәк” тапшыруы ”Арча” радиосы 367  тапкыр эфирга чыкты.  2014 елда – 61 тапкыр, 2015 елда - 48, 2016 елда - 53, 2017 елда - 61, 2018 елда - 52, 2019 елда 46 тапшыру, быел шулай ук 46 радиотапшыру эфирга бирелде. Шулай ук боларга өстәп 2015 елда Татарстанда әдәбият елы уңаеннан “Каләм алдым кулыма” дип исемләнгән радиотапшырулар 45 тапкыр, 2016 елда Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан  “Без – Тукайлы халык” дип аталган  радиотапшырулар 23 тапкыр эфирга чыкты, аларны кушып санасаң тапшырулар саны 435 кә җитә. Бу тапшыруларның һәрберсе эфирда кимендә ике тапкыр яңгыратылды. Радиотапшыруларны Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Питрәч районы халкы да яратып тыңлый. 
      Районда туып-үскән күренекле кешеләр, истәлекле вакыйгалар, үткәрелгән чаралар турындагы тапшыруларны Рәзилә Зиннәтова, Гөлнара Ситдикова алып барды, ә кайберләрен Рәмзия Гарифуллина һәм Гөлшат Моратова үткәрде, ә соңгы ике елда тапшыруларыбызны Гөлнара Ситдикова һәм Гөлназ Газимова алып баралар. Барлык тапшыруларның да тавыш операторы,  үз эшенең остасы Раушан Нәбиуллин. Ә текстларны без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре мин үзем һәм Зәбирә Габтелхакова әзерлибез. “Арча ягы – данлы төбәк” тапшыруларын  радиотыңлаучылар даими тыңлап баралар, уңай фикерләрен һәм тәкъдимнәрен  безгә җиткереп киләпәр .
     “Арча” радиосы аша барган тапшыруларыбыз безне, билгеле инде, канатландырды, аларда искә алынган шәхесләребез турында язмаларның кайберләре “Арча хәбәрләре” газетасында басылып чыкты. Музейда һәм аннан читтә оештырылган чаралар вакытында төрле күргәзмәләр оештырдык, аларда музейда булган кызыклы экспонатлар кулланылды. Ләкин күргәзмәләрне оештырганда кирәкле җиһазларны үзәк китапханәдән, сәнгать мәктәбеннән, мәдәният йортыннан, мәктәпләрдән алып тора идек. 2018 елда Республикабызның Мәдәният министрлыгы музейлар эшчәнлеге белән бәйле грантлар тәкъдим итте. Без “Арча” радиосы белән тапшырулар алып бару һәм күргәзмәләр оештыру тәҗрибәбезне күрсәтеп “Арча ягы – данлы төбәк” дип исемләнгән проект буенча материаллар тәкъдим иттек. Документларны рәсмиләштерүдә район мәдәният идарәсе баш белгече, хәзерге вакытта  район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Эльвира  Вафина Һәм музеебыз хезмәткәре Ләйсән Нурмөхәммәтова зур ярдәм күрсәттеләр. Нәтиҗәсе дә куанычлы булды, республика күләмендә грант отучылар исемлегенә кердек, бу проектны тормышка ашыру өчен 200 мең сум күләмендә мәдәният министрлыгы һәм шул ук күләмдә район хакимияте акча бүлеп бирде. Музей директоры Радик Рәкыйп улы Яруллин музейга видеопроектор, ноутбук, күргәзмәләр оештыру өчен кирәкле җиһазлар алуны оештырды.     
        “Арча ягы – данлы төбәк” проектының шарты буенча без 2019-2020 елларда укучыларны, яшьләрне, өлкән буын вәкилләрен музейга тарту юнәлешендә төрле эш формалары кулланып сыйфат ягыннын да, килүчеләр саны буенча да нәтиҗәле эш күрсәтергә тиеш булдык.
       Бу проектны тормышка ашырып районда туып-үскән якташ язучылар турында мәкаләләр тупланган “Арча ягы – данлы төбәк” китабы, анда бу проектны тормышка ашырып алып барылган радиотапшыруларның язмалары бирелде, һәм ул 2019 елда нәшер ителде. “Арча ягы – данлы төбәк” проекты буенча “Арча” радиосы белән берлектә оештырылган 275 радиотапшыруны кертеп, 2 кисәктән торган аудиодиск чыгардык һәм аларны мәктәпләргә, китапханәләргә бүләк иттек. Аларны уңышлы кулланганда укучылар да, укытучылар да, мәдәният хезмәткәрләре дә туган телебезне саклау юнәлешендә чаралар оештырганда зур ярдәм алачак.
       2020 елда районыбызда туып-үскән һәм төрле елларда театр сәнгатен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән актерлар, драматурглар, режиссерлар турында “Сәхнәдә, сәхнәдә...” китабы чыгарылды. Язмалар музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана торган документларга, төрле очрашуларда туганнарының, танышларының истәлекләренә нигезләнеп эшләнде, бу китап та район китапханәләренә бүләк ителде.
       Проект буенча башкарылган эшләребезне күрсәтү максаты белән 2019 елда “Казан арты” тарих-этнография музее сайтына әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган чаралар турында  93 язма мәгълүмат бирелде. Ә 2020 елда барысы 107 материал музей сайдына куелды. Бу яңалыкларның күбесе “Арча хәбәрләре” сайдына һәм кайберләре “Безнең мирас” журналы сайдына җибәрелде,  бу язмаларның һәрберсен яратып укыйлар.
      Билгеле инде газетага, радиотапшыруларга мәкалә язабызмы, күргәзмәләр өчен материаллар туплыйбызмы  алар берсе дә җиңел генә эшләнми, күп вакыт һәм ныклы әзерлек таләп итә. Кем турында язабыз, аның балалары, туганнары белән очрашуларга барабыз, аларда өстәмә документлар, фотолар табыла. Истәлекләрне яздырабыз, бу эшләрдә музей хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин бик зур ярдәм күрсәтә. Бу ике елда бик күп күренекле шәхесләрне өйрәндек, музейга кызыклы экспонатлар тупладык.
    “Арча ягы – данлы төбәк” проектының бер юнәлеше мәктәпләрдә күргәзмәләр оештырып, районыбызда туып-үскән күренекле шәхесләребезнең тормыш кыйммәтләрен күрсәтү иде. Бу проект нигезендә без алынган җиһазларны кулланып, соңгы вакытта вазгыятьнең катлауланып китүенә карамастан, 2019-2020 елларда районыбыз мәктәпләрендә берсеннән-берсе кызыклы һәм истә калырлык күргәзмәләр тәкъдим иттек, алар янында экскурсияләр уздырдык. Билгеле инде район мәгариф идарәсе һәм мәктәп коллективлары теләктәшлек күрсәттеләр, бигрәк тә мәктәпләрдәге музей җитәкчеләре бик теләп ярдәм иттеләр. Аның кадәр укучыларны музеебызга алып килү мөмкин дә булмас иде.
       Аларның барысының да язмалары һәм фотолары безнең музей фондында тупланып барыла. 2019 елда барысы 31, 2020 елда 23 күргәзмә оештырылды. Мәктәпләрдә, район һәм авыл мәдәният йортларында, Казан шәһәрендә һәм Пермь өлкәсенең Барда районында оештырылган күргәзмәләр “Арча ягы – данлы төбәк” проектын тормышка ашыру максатында уңышлы үткән чаралар булып исәпләнә. 
         Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасының дәүләт телләре  турындагы законын үтәү юнәлешендә “Әдәби хәзинә” проектын тормышка ашырып килә. Язучылар турындагы бу тапшыруларны ТНВ  каналы аша бөтен дөнья татарлары да күзәтеп бара. ”Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге катнашында, районыбыз мәктәпләренең ярдәме белән Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Галәү, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Мәрзия Фәйзуллина, Фәрваз Миңнуллин, Гөлчәчәк Галиева, Сания Әхмәтҗанова, Гафур Каюмов турында тапшырулар эшләнде һәм күрсәтелде инде. Бу тапшыруларда язучыларның туган авылларында яшәүчеләрнең истәлекләре, мәктәп укучылары башкаруында авторларның әсәрләреннән өзекләр уку, мәктәп музейларында булган материаллар кулланыла. Шулай ук әдәби телдә әңгәмәләр, видеофильмнардан өзекләр күрсәтелә һәм бу тапшырулар безнең районыбызда туган телнең сакланышына зур әһәмият бирелүен  бөтен дөнья татарларына күрсәтәләр. Киләчәктә  дә “Әдәби хәзинә” тапшыруларын әзерләү дәвам итсен иде. 
      Бүгенге көндә без мәктәп укучылары белән турыдан-туры аралаша алмыйбыз. Район мәгариф идарәсе белән киңәшеп, музеебыз директоры Гөлназ Камалова тәкъдиме белән проектка яңа бер юнәлеш өстәлде, “Казан арты”тарих-этнография музее мәктәпләргә тәкъдим итә” дип атала. Айга бер тапкыр  юбилей көннәре билгеләнеп үтелә торган  күренекле шәхесләребезнең тормыш юллары һәм иҗатларына багышланган материаллар, фотолар, презинтация, туганнарының аудиоязмалары мәктәпләргә җибәрелә. Алар бу материалларны кулланып, сыйныф сәгатьләре, кичәләр үткәрәләр, бүгенге көндә бу проект уңышлы гына эшли. 
      2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә. Булган тәҗрибәбезне кулланып эшебезне дәвам итәргә һәм яңа  проектларда катнашырга телибез. Безнең максатыбыз “Казан арты” тарих-этнография музеен күбрәк кеше белсен, кызыксынсын һәм үзләре килеп карасыннар иде.
                                                  “Казан арты” тарих-этнография музе
                                              директоры урынбасары  Шәфигулла Гарипов
    

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X