erid:2VtzquqpS7d
45нең 9 мае бик җылы, кояшлы иде...
Арча яңалыклары

45нең 9 мае бик җылы, кояшлы иде...

Шулай дип яза безгә Яшел Үзәннән Харис Бикмөхәммәтов.

Арчада туып-үскән. Әтисе Абдулла 1945 елның май ахырында һәлак була.

9 майда җиңү көнендә бар да капкаларын ачып куйдылар, дип язабезгә Харис абый. Күңесезләр дә бик күп иде, ди. Чөнки күпләрнең якыннары сугыштан кайтмады...

Ә бүген нәкь 45тәге кебек 9 май җылы, кояшлы... Һәм ничектер моңсу да... Күпме ир-егет, кызлар әрәм булган бит! Әнә 17 яшьлек Югары Пошалым кызы Оркыя Сәләхова сугыштан әллә кайтам, әллә юк, дип язган хатларында. 45нең 6 маенда мәңгегә күзләрен йомган. Эх...

Бүген көн кояшлы һәм җылы... Нәкь 45тәге кебек...

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев