erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

51 яшьлек хатын-кыздан кеше башы зурлыгындагы шеш алганнар

Булмас димә!

Республика клиник хастаханәсе хирурглары 51 яшьлек хатын-кыздан кеше башы зурлыгындагы шеш алган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз тән температурасы күтәрелү сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән. Анализлар алынып, тикшеренүләр үткәрелгәннән соң медиклар хатын-кызның аналык муенсасында яман шеш барлыкка килүгә, аның әле эчәкне дә зарарлавына шикләнгән. Шуңа күрә онкологлар пациентка операция ясарга карар кылган.

РКБның 2 нче хирургия бүлеге белгечләре кеше башы кадәр шешны алуга 4 сәгать чамасы вакыт сарыф иткән. Алдан ясалган онкомаркерлар һәм КТ аның яман шеш булуын күрсәтсә дә, чынлыкта бу ялкынсыну процесслы, эчендә үлек булган шеш булып чыккан. Хәзерге вакытта хатын-кыз өендә, үзен әйбәт хис итә, дип билгеләп үткәннәр республика клиник хастаханәсендә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-tabiblary-51-yaslek-xatyn-kyzdan-kese-basy-zurlygyndagy-ses-algan-5929200


Арча хәбәрләре

Нет комментариев