erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Аэрофлот” COVID-19дан прививка ясаткан пассажирларга бонуслы мильләр күчерә

Вакцинация узган һәм акция вакытында очыш ясаган “Аэрофлот Бонус” программасында катнашучы беренче 10 мең кешегә “Аэрофлот” 10ар мең бонуслы миль күчерә.

Авиакомпания сайтында әйтелгәнчә, "Вакцинация мильләре" программасы 2021 елның 15 маеннан 31 декабренә кадәр яки мильләр лимиты беткәнче дәвам итәчәк, дип яза Российская газета.  

“Вакцинация ясауга этәргеч бирү – ул безнең һава очышын тулысынча торгызуга керткән өлешебез”, – диде “Аэрофлот” генераль директоры Михаил Полубояринов. Аның сүзләренчә, авиакомпания киләчәктә дә пассажирлар һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклауга үз өлешен кертергә уйлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Акция башлангач пассажирларга вакцинациянең беренче этабын узарга кирәк була, программада катнашу өчен вакцинацияне тулысынча узарга кирәк. Прививкадан соң Дәүләт хезмәтләре порталыннан QR-кодлы сертификат һәм кул куелган шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалык чыгарып алырга кирәк була. Әлеге документларны очыш алдыннан “Аэрофлот”ның сату офисларында яки авиакомпания сайтында электрон рәвештә бирергә кирәк. Билет алган вакытта катнашучының номерын броньга кертәсе. Очыштан соң мильләр автомат рәвештә шәхси счетка күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X